Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2021, 14:08

И.Метшин: «Балалар талантларын үстерә алсын өчен без киләчәктә дә кирәкле бөтен инфраструктураны булдырачакбыз»

Быел Казанда ике яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясалачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Алинә Бережная). Быел Казанда ике яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясалачак – Гагарин, 77б урамындагы «Сандугач» һәм Левченко бистәсендәге Рәхимов, 23 урамында урнашкан «Икар» клубларына. Соңгы 6 елда Казанда 64 яшүсмерләр клубының 46-сы ремонтланды. Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, алар балалар һәм яшьләр өчен чын-чынлап тартылуның заманча нокталарына әверелде.

«Бүген яшүсмерләр клублары – ул уңайлыклар гына түгел, талантларны үстерү мөмкинлеге дә. Балаларның клубларда зур юнәлеш сайлау мөмкинлеге бар – тауга менү, робототехника, тавыш режиссурасы, киностудия һәм башкалар. Балалар ата-аналары тарафыннан салынган талантларын үстерә алсын өчен, без алга таба да бөтен кирәкле инфраструктураны булдырачакбыз», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә. Ул түгәрәкләрнең 80%-ы бушлай, һәм бу нисбәтне сакларга кирәк, дип ассызыклады.

Продюсерлык үзәге,лекцияләр һәм квартирниклар өчен яшьләр киңлеге

Гагарин урамындагы «Сандугач» яшүсмерләр клубы 1992 елдан бирле эшли һәм ул һәрвакыт әлеге микрорайон өчен генә түгел, шәһәрнең мәдәни җәмәгатьчелеге өчен дә вокаль иҗат үзәге иде. «Реконструкциядән соң клубта иҗади яшьләргә, сәләтле яшүсмерләргә, перспектив яшьләр коллективларына ярдәм итү һәм аларның киләчәк иҗади эшчәнлеген оештыру өчен заманча продюсерлык үзәге булдыру планлаштырыла», – дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. Үзәктә шулай ук буш яшьләр киңлеге булдыру планлаштырыла, аны конкрет ихтыяҗга карап формалаштырырга мөмкин булачак: лекцияме ул, фокус-төркемме яки фатирмы.

Ремонт эшләренең беренче этабында бинаның конструкцияләре, фундаменты ныгытылачак, түбәсен һәм түшәмен, шулай ук барлык коммуникацияләрне дә алыштырачаклар. Икенче этапта бизәкләү эшләре алып барылачак.

Капремонт вакытында барлык дәресләр Октябрьская урамы, 38 адресы буенча урнашкан «Юниор» клубына күчерелде. Былтыр биредә дә капиталь ремонт үткәрелгән. Йортның беренче катында, элеккеге торак-эксплуатация конторасы урынында, 342 кв.м мәйданда иҗади остаханә, күп функцияле зал, дәресләр өчен кабинетлар, ачык киңлек урнашкан. Цоколь катта спортның көч төрләре һәм функциональ күнегүләр белән шөгыльләнү өчен үзәк яңартылды. Гомумән алганда, клубта 250дән артык кеше шөгыльләнә, ә мәйдан зур аудитория өчен дә чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.

«Урам» паркы янында яшь рәссамнар, музыкантлар һәм граффитистлар өчен креатив үзәк барлыкка киләчәк

Шулай ук быел «Икар» клубын реконструкцияләүнең икенче чираты узачак. Айрат Фәизов 2019 елда клубны ремонтлауның беренче чираты тәмамлануын искәртте. Бүген монда көрәш секцияләре, «АртЛаб» лабораториясе ачылды, анда тегү эше, гамәли иҗат буенча дәресләр уза, лекторий эшли. Халык үтенече буенча әлеге объектка шул ук бинадагы элеккеге китапханә бинасын кушарга карар кылынды. «Хәзерге вакытта бина ремонтка әзерләнә, демонтаж җитештерелә, иске җиһазлар чыгарыла. Подрядчы май башында сәүдә йомгаклары буенча Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан билгеләнәчәк», – дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

Шулай ук «Лидер» яшьләр үзәгенең Подлужная урамы, 49 адресы буенча урнашкан бинасын һәм тышкы инженерлык челтәрләрен проектлау буенча эш алып барыла. Үзәк «Урам» экстрим-паркы һәм яр буе белән күршедә урнашкан. Моны исәпкә алып, «Лидер»да яшь рәссамнар, музыкантлар, шагыйрьләр һәм граффитистлар – формаль булмаган иҗат вәкилләре өчен заманча креатив үзәк оештыру планлаштырыла. Яшьләр үзәге 2022 елгы капиталь ремонт программасына кертеләчәк.

Айрат Фәизов шулай ук Кече Мәскәү, 15 адресы буенча «Вертолет» яшьләр үзәген программага кертү планнары турында сөйләде. Хәзер Татарстан Яшьләр министрлыгы белән уртак эш алып барыла. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе сүзләренә караганда, «Вертолет» бөтен Киров районы өчен төп яшьләр үзәге булырга тиеш. Биредә спорт кластеры, концерт залы, «Я/САМ-Я/САУ» зур техник иҗат үзәге, шулай ук яшьләр оешмалары – резидентлар базасы булдыру күздә тотыла. Айрат Фәизов Казан яшьләрен киләчәктәге үзәк концепциясе буенча фикер алышуда катнашырга чакырды. Теләсә кайсы теләүче үзенең тәкъдимнәрен «Вертолет» яшьләр үзәгенең Instagramдагы рәсми битендә яки «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе аккаунтында калдырырга мөмкин.

Яшьләр киңлекләре җитмәү проблемасын хәл итәргә бушаган үзәк җылылык пунктлары ярдәм итәчәк

Шул ук вакытта «Татарстан пионериясе», «Нармонка» һәм «Огонек» лагерьлары проектлары да әзер һәм экспертиза үтте, аларны 2022-2025 елларга ремонт программасына кертү планлаштырыла. Һәр лагерьның концепциясе уникаль: «Татарстан пионериясе» уникаль мәйданчык булачак, анда ял итүдән тыш, яшүсмерләр техник иҗат күнекмәләре ала алачак, «Нармонка» – патриотик үзәк, ә «Огонек» һәвәскәр спорт белән шөгыльләнүче балаларны кабул итәчәк.

Бүген «Яшүсмер» челтәре составында 64 объект бар, аларда 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге 15 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Соңгы биш елда берләшмә 15 яңа объект белән артты – яшьләр клублары беренче тапкыр Дәрвишләр, Юдино, «Салават күпере» торак комплексы, Залесный, Адмиралтейство һәм Пороховой бистәләрендә барлыкка килде. Ә яшьләр клубларының гомуми мәйданы 16,5 меңнән 23,5 мең квадрат метрга кадәр артты, дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. Мәйданнарны яңадан бүлү, яңартылган клубларда атмосфераның җәлеп итүчәнлеге һәм яңа юнәлешләрдә шөгыльләнүчеләр саны 20%-ка артты.

Әмма шәһәрдә халык күп кала, анда яшьләр өчен ял итү учреждениеләре җитмәү сизелә, дип билгеләп үтте Айрат Фәизов. Мондый районнарга Азино, шулай ук Яңа Савин районы керә. Бу проблеманы хәл итү үзәк җылылык пунктларында күп функцияле яшьләр киңлекләрен ачу булыр иде.

Казан Мэры Илсур Метшин бу инициативаны мавыктыргыч дип атады һәм аны гамәлгә ашыру өчен «Татэнерго» белән диалог формасын табарга кирәк, дип ассызыклады. «Безгә вариантлар табарга, очрашырга, килешергә кирәк», – диде шәһәр башлыгы һәм үзәк җылылык пунктлары урынында сәүдә нокталары булырга тиеш түгел, дип ассызыклады. «Без шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын кабул иттек, димәк, аларны сакларга кирәк. Пунктлар балаларның мәктәптән тыш мәшгульлегенә хезмәт итәргә тиеш. Бернинди сәүдә дә юк, ул Казанда җитәрлек», – дип ассызыклады Мэр.

Яшүсмерләр клубларын һәм шәһәр яны лагерьларын ремонтлау программалары республика Хөкүмәте һәм Татарстан Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады И.Метшин. «Бу программаларның аналоглары юк, Татарстанда эшләнә торган эшләр күрше төбәкләрдә табылмый. Соңгы 20 ел эчендә республика алга китте, шәһәр яны лагерьларына капиталь ремонт ясау программасы гына ни тора. Безгә күрше төбәкләрдәге балалар эләгергә тели, бу күп нәрсә турында сөйли», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.04.2021
Видеорепортаж
12.04.2021 11:10
Казанда быел ике яшүсмерләр клубы ремонтланачак
Барлык яңалыклар