Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2026, 09:59

И.Метшин Мирныйдагы ат спорты комплексын төзү турында: «Биредә әлеге юнәлешкә ихтыяҗ зур булган иппотерапия манежы барлыкка киләчәк»

Мирный торак массивында ат спорты һәм иппотерапия комплексын төзү эшләре дәвам итә

Денис Гордийко фотосы

Казанның Мирный торак массивында «Казан» ат спорты клубы үсеше өчен спорт комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге мәйданчыкта эшләр 2025 елда башланып киткән булган. Биредә иппотерапия манежы, ат абзары, ашлык һәм печән саклагычлар, гараж һәм склад биналары төзелә. Объектны инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү өчен үзәк магистральдән 4 чакрымга якын суүткәргеч һәм агынты сулар челтәрләре сузылган, су һәм канализация насос станцияләре корылган. Блок-модульле котельная урнаштырылган. Барлык коммуналь инфраструктура территориянең алдагы үсешен исәпкә алып төзелә, дип сөйләде Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин аппарат киңәшмәсе барышында.

«Мирныйда ат спорты комплексын төзү буенча планнар зурдан. Хәзерге вакытта инклюзиягә аерым игътибар бирелә, биредә иппотерапия манеж барлыкка киләчәк, әлеге юнәлешкә сәламәтлеге чикле балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр тарафыннан ихтыяҗ бик зур», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Комплекс ат спортын үстерү өчен дә, сәламәтлеге чикле кешеләрне тернәкләндерү өчен дә кулланылачак.

Проект нигезендә иппотерапия манежы төзү каралган. Объект, инвалид балаларны да күздә тотып, атта адаптив йөрү өчен билгеләнгән. Манеждан тыш, комплекс составына ат абзарлары, ашлык һәм печән саклагычлар, гараж һәм склад биналары керәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.01.2026
Видеорепортаж
26.01.2026 11:11
Казанда 2026 елда сигез социаль ипотека йорты һәм алданган өлешчеләр өчен торак комплекс файдалануга тапшырылачак
Барлык яңалыклар