Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2020, 12:42

И.Метшин: «Хезмәтне саклау шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында да үтәлергә тиешле конституция булырга тиеш»

Казанда 9 айда производствода бәхетсезлек очраклары узган ел белән чагыштырганда 16%-ка кимегән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Алинә Бережная). Казанда бу елның 9 аенда производствода бәхетсезлек очраклары саны узган ел белән чагыштырганда 16%-ка кимегән. Шул ук вакытта Татарстан башкаласында төзелеш тармагында призводство имгәнүләре кимүе дә күзәтелә. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, бу яхшы күрсәткеч. «Төзелеш комплексының тәртип урнаштыруы шатландыра. Бездә шәһәр хуҗалыгының бу тармагында дистәләгән мең эшче эшли, хәтта пандемия вакытында да без төзүне туктатмадык», – диде шәһәр башлыгы.

Ел башыннан бирле шәһәр башкарма комитетына бәхетсезлек очраклары турында 58 мөрәҗәгать килгән, бу алдагы чордан 6,5%-ка кимрәк, дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. 36 бәхетсезлек очрагы производство булган дип билгеләнгән, шуларның 29-ы – авыр нәтиҗәләр белән, 7-се үлем белән тәмамланган, бу узган ел белән чагыштырганда өчтән бергә азрак. Производство белән бәйле бәхетсезлек очраклары саны узган ел белән чагыштырганда 16%-ка кимеде.

22 очрак производствога кагылмаган буларак квалификацияләнгән, алар хезмәткәрләрнең турыдан-туры хезмәт бурычлары белән бәйле түгел. Аларның күпчелек өлеше гомуми авыру фонында хезмәткәрнең сәламәтлеге торышы начарлану белән бәйле булган. Илдар Шакиров җитәкченең турыдан-туры бурычы – хезмәткәрләрнең диспансеризацияне вакытында үтүләрен тәэмин итү, шулай ук аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мотивацияләү, дип искәртте.

Илдар Шакиров ассызыклаганча, иң күп бәхетсезлек очраклары җитештерү тармагында, сәүдә һәм хезмәтләр өлкәсендә булган. Шул ук вакытта соңгы өч елда Казанда төзелеш тармагында производстводагы имгәнүләр кимүе күзәтелә. «Быел бу өлкә беренче тапкыр имгәнү куркынычы булудан туктады, өстәвенә, төзелештә эшләү үзизоляция чорында тукталмады», – дип билгеләде И.Шакиров.

Төзелешләрдә имгәнүләрнең иң популяр сәбәпләре – диварларны ныгытмыйча котловандагы эш, куркынычсызлык техникасына туры килми торган баскычлардан файдалану, производство эшләре планында каралмаган төзелеш күтәргечен куллану, әлеге эш төре өчен билгеләнмәгән инструментлар белән шомарту эшләре башкару.

Шәһәрдә имин хезмәт шартлары тәэмин итү өчен хезмәтне саклау буенча координация советы эшли. Гомумән алганда, агымдагы елда советта 15 утырыш үткәрелде, анда 168 предприятие җитәкчесе, шул исәптән 28 бәхетсезлек очраклары булган. «Җитештерүдә кабат имгәнү очракларын булдырмас өчен мондый оешмалар җитәкчеләренә хезмәтне саклау буенча эшне көчәйтергә, хезмәтне саклау буенча планнан тыш инструктажлар уздырырга, белемнәрне тикшерү белән өстәмә белем бирүне карау киңәш ителә», – дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Хезмәтне саклау буенча координация советы эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе – объектларга чыгу. Төзелеш өлкәсендәге производство хәвеф-хәтәрләрен бәяләгәндә, быел Файн - Кинни ысулын куллана башладылар. Метод алдынгы җитештерү компанияләре тарафыннан кулланыла һәм бөтен дөньяда киң таралган, дип билгеләп үтте спикер.

Беренче этапта Казанның 26 эре төзүчесеннән алынган мәгълүматлар эшкәртелде – бу 200 подрядчы оешма һәм 50-дән артык объект. Икенче этапта эшче төркем потенциаль хәвеф-хәтәр куркынычы югары дәрәҗәдә дип бәяләнгән сигез мәйданчыкта 14 төзелеш объектын тикшерде. Киң таралган хокук бозулар арасында – лифт шахталары һәм баскыч пролетлары киртәләренең булмавы, шәхси саклану чараларының һәм иминият системаларының юклыгы, өйрәтелмәгән персоналны эшкә җәлеп итү. «Йорт төзүчеләр төркемнең кисәтүләренә тиз җавап бирә һәм барлык хокук бозуларны тиз бетерә», – дип ассызыклады И.Шакиров һәм киләсе елда әлеге форматта эш дәвам итәчәк, дип өстәде. «Бу безгә максималь сандагы объектларны колачларга һәм чекинг этабында ук җитешсезлекләре ачыкланган оешмаларда игътибарны тупларга мөмкинлек бирә», – дип белдерде И.Шакиров. «Хезмәтне саклау– ул компромисслар булырга мөмкин булмаган өлкә, ул безнең өстенлекләр арасында калачак», – диде ул.

Казан Мэры Илсур Метшин хезмәтне саклау буенча координация советының югары эшен билгеләп үтте. «Сез ачыклаган фактлар координация советы эше кирәклеге турында сөйли. Кисәтүләр тәкъдим итү характерында булуга карамастан, төрле структураларның ведомствоара хезмәттәшлеге тикшерелә торган предприятиеләр җитәкчеләрен формада тота, – дип ышана шәһәр башлыгы. – Ә тыңламаучылар турында – алар өстеннән прокуратурага мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар, һәм без бу практиканы дәвам итәчәкбез».

Предприятие җитәкчеләренең хезмәтне саклауда акчаны янга калдыру теләге булмаска тиеш, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. «Һәр кагыйдәне бозу артында кеше тормышы, әлеге предприятиеләрдә хезмәт куйган кешеләрнең иминлеге тора, шуңа күрә хезмәтне саклау шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында да үтәлергә тиешле конституция булырга тиеш», – дип йомгаклады И.Метшин.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.10.20
Видеорепортаж
26.10.2020 12:20
Казанда производствода бәхетсезлек очраклары саны узган ел белән чагыштырганда 16%-ка кимегән
Барлык яңалыклар