Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2020, 09:51

И.Метшин: «Уртак тырышлык комфортлы акыллы шәһәрләрдә сәламәт һәм тормыш итәргә сәләтле киләчәк формалаштыру өчен мөмкинлекләр тудыруны тәэмин итәчәк»

Казан мэры Илсур Метшин кичә БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) Яшьләр энергетика агентлыгының онлайн-вебинарында катнашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). Казан мэры Илсур Метшин кичә БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) Яшьләр энергетика агентлыгының онлайн-вебинарында катнашты. Очрашуның темасы БРИКС яшьләр энергетика агентлыгы тарафыннан «From BRICS with SDG»кампаниясен эшләтеп җибәрү булды. Әлеге инициатива көн саен Берләшкән Милләтләр Оешмасының тотрыклы үсеш максатларына (ЦУР) ирешү өчен үз өлешләрен кертә торган яшь кешеләргә юнәлтелгән. Быел кампаниянең темасы «Акыллы шәһәр» дип атала.

«Берничә ай эчендә безне чолгап алган дөнья тамырдан үзгәрде»

Казан мэры Илсур Метшин вебинарда «Муниципаль хакимият органнары һәм бизнес эшчәнлегенең тотрыклылыгын тәэмин итү» темасына эксперт буларак чыгыш ясады.

Илсур Метшин ассызыклаганча, әлеге очрашу – «сәгатьләрне чагыштыру» өчен менә дигән мөмкинлек, дөньяда килеп туган катлаулы вәзгыять турында фикер алышу, яңа куркыныч әйберләргә каршы тору һәм тотрыклы үсеш стратегияләрен күрү тәҗрибәсе белән уртаклашу. «Агымдагы елда Россиянең БРИКСта рәислеге, анда күпсанлы уртак чаралар үткәрү планлаштырылган, шул исәптән Казанда да, без барыбыз да катлаулы хәлдә калдык, –диде И.Метшин. – Шуның белән бергә без Казанда октябрь аенда БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы кысаларында, чара форматына карамастан, нәтиҗәле эшкә өметләнәбез һәм анда БРИКС яшьләр энергетика агентлыгы вәкилләре катнашуына шат булачакбыз».

Казан башлыгы билгеләп үткәнчә, пандемия тотрыклы үсеш максатларын үтәүгә, шул исәптән «акыллы шәһәр» концепциясенә яңа мәгънәләр биреп төзәтмәләр кертте. «Берничә ай эчендә безне чолгап алган дөнья тамырдан үзгәрде. Без өр-яңа һәм барыбыз өчен дә куркыныч булган чынбарлык белән очраштык. Вирус таралу белән бәйле чикләүләр шәһәр икътисады өчен җитди сынау булды. Әмма кешеләрнең тормыш иминлеге – төп өстенлек», – дип белдерде И.Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, бүген басым нәкъ менә санитария куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, шәһәр халкының сәламәтлегенә куркыныч янамасын өчен шартлар тудыруга ясала.

Параллель рәвештә икътисади кризисны җиңү өчен җитди көч куярга кирәк, бу барлык өлкәләрдә тупланганлыкны һәм бердәмлекне таләп итә, дип ассызыклады Мэр.

Илсур Метшин Татарстанда һәм Казанда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар турында җентекләп сөйләде. Республикада аерым эпидемиологик режим кертелде, медицина учреждениеләре эше үзгәртелде, күп кенә оешмалар һәм предприятиеләр читтән торып эшләү режимына күчте, ә мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында дистанцион укыту кертелде. Моннан тыш, Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәте һәм шәһәргә керү чикләнде. «Апрель һәм май айларында шәһәр буйлап кирәкмәгәнгә хәрәкәт итүне контрольдә тоту өчен мөһим рольне электрон пропусклар системасы уйнады», – дип сөйләде И.Метшин.

Махсус эпидемиологик режим кертелүнең беренче көннәреннән үк көнкүрештә иң кирәк азык-төлек ризыклары һәм дару бәяләрен катгый рәвештә контрольдә тоту гамәлгә ашырылды, шулай ук сәүдә объектларына баруның яңа кагыйдәләре дә үтәлде. Ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга һәм авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлык хезмәтләре эше җайга салынды. Шул ук вакытта социаль учреждениеләр төрле аудитория кешеләре өчен яңа онлайн-сервислар эшләтеп җибәрде – күп кенә мәдәни һәм белем бирү проектлары онлайн-форматта үткәрелде. «Муниципаль хезмәт күрсәтүне алдан цифрлаштыру шәһәрлеләргә учреждениеләргә бармый гына эшләрен башкарырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләде И.Метшин.

«Шәһәр икътисадында барыннан да көчлерәк зыяннны кече һәм урта бизнес күрде, – дип дәвам итте Казан Мэры. – Шуңа күрә без шундук аларга ярдәм итү йөзеннән карар кабул иттек – штрафларга мораторий салдык, милекне, җирне арендалау, реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә түләүне кичектердек, җәйге верандаларны бушлай урнаштыруга рөхсәт бирдек, үз-үзләренә эшләүчеләр өчен грантлар бүлеп бирдек, муниципаль паркингның эш режимын яңадан карадык». Әлеге чаралар бизнеска, бәяләүләр буенча, якынча 760 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде.

Һәм бизнес та җавапсыз читтә калмады, дип өстәде И.Метшин. Шулай итеп, кризисның иң югары ноктасында предприятиеләрнең күбесе мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары, медикаментлар, гигиена чаралары, бушлай транспорт белән ярдәм күрсәтте.

«Килеп туган вәзгыять безне яңа мөмкинлекләргә игътибар юнәлтүне сорый, заманча шәһәрләрдә бигрәк тә аларның технологик үсешендә нәрсәне үзгәртергә мөмкин һәм үзгәртергә кирәклеген аңлау мөһим. Һәм мин монда бу вәзгыятьнең уңай ягын күрәм», - диде И.Метшин.

«Ел саен республика программалары ярдәмендә Казанны яктырту сыйфаты сизелерлек яхшыра»

Шәһәр башлыгы Казанда 2020-2024-нче елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү программасы раслануы турында сөйләде. Аның фикеренчә, энергетика ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен шартлар тудыру бүгенге көндә өстенлекле бурычларның берсе һәм көндәшлеккә сәләтлелекнең нигезе булып тора.

Казанда ел саен энергияне сак тоту чараларын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла. Мәсәлән, алдагы программаны гамәлгә ашыру вакытында барлык муниципаль учреждениеләрдә яңа заманча энергоэффектив җиһазлар урнаштырылган һәм кулланыла торган энергия ресурсларын 100 процент исәпкә алу җайга салынган. Техник һәм икътисади яктан мөмкин урыннарда җылылык энергиясен һава торышына карап көйли торган җылылык энергиясе төеннәре һәм көйләү җайланмасы булган җылылык алмашу җайланмалары урнаштырылды.

Шәһәрдә урамнарнарны яктырту системасын камилләштерүне дәвам итү максатларында, агымдагы елда Казанның урам яктырту системаларын модернизацияләү өчен тагын бер энергия сервисы контрактын гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип сөйләде И.Метшин. «Әлеге эш электр энергиясен куллануны экономияләргә генә түгел, сыйфатны шактый яхшыртырга да мөмкинлек бирәчәк. Ел саен республика программалары ярдәмендә Казанны яктыртуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә арттыруга ирешәбез», – дип билгеләп үтте И.Метшин.

Яктырту мәсьәләләре шәһәр өчен актуаль булып кала – шәһәрнең бөтен территориясендә тышкы яктырту челтәре барлыкка килә. Шәһәр хуҗалыгы предприятиеләре зур ярдәм күрсәтә, алар бюджет өлкәсе учреждениеләрен һәм торак фондын капиталь ремонтлау кысаларында энергияне сак тоту чараларын уздыра. «Энергия саклау чараларын гамәлгә ашыру өчен без бизнес-бергәлекне актив җәлеп итәбез. Әйтик, муниципаль спорт объектларында иске яктырткычларны светодиодлыга алыштыру буенча энергия сервисы контрактлары гамәлгә ашырыла», – дип сөйләде И.Метшин.

«Без үз алдыбызга шәһәрдә энергия ресурсларын куллануның гомуми культурасын арттыру бурычын куябыз»

Экология турында сөйләгәндә, Казан мэры җәмәгать транспортын газ-мотор ягулыгына күчерү проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Бу проектка күчү мотор ягулыгына чыгымнарны да, зарарлы матдәләр чыгаруны да киметә, ә бу исә экология һәм куркынычсызлыкны яхшыртуга китерә. «Бәя ягыннан кыйммәтрәк булса да, газ автомобильләре дизель аналогларына караганда үзләрен тизрәк аклый һәм зур керем китерә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул шулай ук Татарстан Россия субъектлары арасында газ-моторлы техника сатып алу буенча лидерларның берсе, дип өстәде. 2013 елдан бирле Татарстанда 1200-гә якын газ-моторлы транспорт чарасы сатып алынган. Бүгенге көндә пассажирлар йөртүнең 15%-ы газ-моторлы автобуслар ярдәмендә башкарыла.

«Эшләнгән эшкә карамастан, теләсә нинди энергия саклаучы технологияләрне куллану, кагыйдә буларак, халыкның югары куллану культурасы һәм экологик аңы белән бәйле. Дөньяның энергетика ягыннан иң алга киткән шәһәрләрендә яшәүчеләр балачактан ук булган ресурсларны: су, җылылык, электр ресурсларын нәтиҗәле кулланырга өйрәнә. Шуңа күрә бүген без шәһәрдә энергия ресурсларын куллануның гомуми культурасын күтәрү бурычын куябыз. Моның өчен шәһәр халкы һәм барлык шәһәр предприятиеләре арасында энергияне сак тоту рәвешен популярлаштыру буенча комплекслы чаралар күрергә кирәк», – дип ассызыклады Казан Мэры.

Ул 2016 елдан башлап Казанның башкарма комитеты «Бергә яктырак» Бөтенроссия энергия саклау фестивален оештыруда һәм уздыруда катнаша, дип сөйләде. 2019 елда фестиваль Казанның Үзәк мәдәният һәм ял паркында гомумшәһәр тематик бәйрәме форматында узды. Ул энергия саклап яшәү рәвешен популярлаштыруга, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм халыкның үзаңына заманча энергия саклау технологияләрен кертеп җибәрүгә багышланган иде. Фестивальдә 15 меңгә якын кеше катнашты, алар арасында предприятие хезмәткәрләре, вуз студентлары, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы бар иде.

Казанда балаларны ресурсларны экономияләргә мәктәптән үк өйрәтәләр, дип билгеләде И.Метшин. Уку елы башында барлык икенче сыйныф укучылары бүләккә «Экологик көндәлек» ала, анда шул исәптән балаларга аңлаешлы формада экономияле куллану һәм энергия нәтиҗәлелеге принциплары да аңлатыла.

Мэр шулай ук билгеләп үткәнчә, энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен массакүләм мәгълүмат чараларында даими аңлату эшләре, актив социаль реклама, учреждение җитәкчеләрен укыту кирәк.

«Яңа чынбарлык элек эшләнгән тотрыклы үсеш программаларына үзгәрешләр кертүне таләп итә»

«Яңа чынбарлык элек эшләнгән тотрыклы үсеш программаларына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Без бу эшне башкардык һәм шәһәр мохитен тагын да уңайлырак, куркынычсызрак, акыллы, яхшы итүгә юнәлтелгән бурычлар куябыз. Бу яшәргә, укырга, эшләргә һәм иҗат итәргә теләгән һәркем өчен тигез мөмкинчелекләр бирә торган шәһәр булырга мөмкинлек бирәчәк», – диде И.Метшин. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзер тотрыклы үсеш һәм анда билгеләнгән максатлар өлкәсендә көн тәртибен гамәлгә ашыру буенча дөньядагы иң яхшы практикаларны тиражлау бик кирәк тәҗрибә алмашуга әверелә.

Безнең күзаллавыбыз белән бүлешергә чакыруыгыз өчен рәхмәт. Ышанам ки, уртак тырышлык уңайлы акыллы шәһәрләрдә сәламәт һәм тормыш итәргә сәләтле киләчәк формалаштыру өчен мөмкинлекләр тудыруны тәэмин итәчәк», – дип йомгаклады И.Метшин.

Шунысын да өстәп үтик, видеоконференция кысаларында экспертлар һәм яшь профессионаллар үз шәһәрләре мисалында муниципалитетлар һәм предприятиеләр белән тотрыклы һәм ачык идарәгә ничек ирешергә дигән фикерләре белән уртаклашты. Онлайн-очрашу нәтиҗәләре буенча төп практикалар эшлекле видеоконференция барышында БРИКС яшьләре тәкъдимнәре фикер алышу нигезенә ятачак. Вебинарлар һәм семинарлар нәтиҗәләре буенча шәһәр мохитен камилләштерүгә юнәлтелгән яшьләр күзаллавын чагылдыручы, шулай ук БРИКС илләренең шәһәрләр белән тотрыклы идарә итү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәсен үз эченә алган документ тәкъдим ителәчәк.

Белешмә

Илсур Метшин 2019 елның ноябрендә ОГМВ VI Конгрессында Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы җирле хакимият органнары консультатив комитеты (United Nations Advisory Committee of Local Authorities, UNACLA) президенты итеп сайланды. РФ Президенты күрсәтмәсе буенча, Илсур Метшин 2016-2020 елларда Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессының Россия вәкилләре рәтенә керде. 2016 елның октябрендә Казан Мэры Европа Советының (КМРВСЕ) Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды. 2018 елның ноябрендә ул шул ук вазыйфага яңадан сайланды.

Фоторепортаж
Казан мэры Илсур Метшин БРИКС Яшьләр энергетика агентлыгының онлайн-вебинарында катнашты.
Видеорепортаж
18.09.2020 09:49
Казан мэры БРИКС Яшьләр энергетика агентлыгының онлайн-вебинарында катнашты
Барлык яңалыклар