Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2025, 09:01

И.Метшин: «Һөнәрегезгә тугры булуыгыз, укучыларны яратуыгыз һәм Казан үсешенә керткән өлешегез өчен чиксез рәхмәт»

Казан мэры укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин башкала укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле Казан шәһәре укытучылары һәм педагогик хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Сезнең һөнәрегез – бүгенге көндә иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Укучыларның якты киләчәге сезнең кулларда: белем дөньясына тәүге адымнар укытучы белән бергә ясала, милли мәдәниятебезгә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәтне укучылар күңелендә нәкъ менә сез тәрбиялисез, үсеп килүче яшь буынның дөньяга карашын формалаштыруда никадәр көч түгәсез!

Шәһәребезнең һәм илебезнең алга таба нинди булачагы сезнең зирәклелегезгә, сабырлыгыгызга һәм битараф булмавыгызга бәйле.

Бүгенге көндә Казан үзенең көчле һәм бердәм укытучылар командасы белән чын мәгънәсендә горурланып яши. Татарстан башкаласы укытучылары – иң яхшы белем бирү традицияләрен саклаучылар булу белән бергә, заманча алымнарны кулланучы, яңа технологияләрне үзләштерүче, укучыларның фән, сәнгать һәм спорт белән кызыксынуын хуплаучы чын остазлар да. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Казан укучылары олимпиадаларда җиңү яулый, илнең иң яхшы югары уку йортларына уңышлы укырга керә, актив, иҗади һәм җаваплы гражданнарга әйләнә.

Сез укучыларга тирән белем бирү белән бергә, наз һәм күңел җылыгызны бүләк итәсез. Сездән үрнәк алып укучылар бер-берсен кайгыртып яшәргә, ишетергә һәм аңларга өйрәнә. Нәкъ менә шул җылылык һәм кайгырту хисләре укучыларда үз-үзләренә ышанычны арттыра, кешеләргә һәм кече ватаныбызга хөрмәт тәрбияли, хыялларына ирешү мөмкинлеге булып тора.

Һөнәрегезгә тугры булуыгыз, укучыларны яратуыгыз һәм Казан үсешенә керткән зур өлешегез өчен һәркайсыгызга чиксез рәхмәт. Хөрмәткә лаек хезмәтегез һәрвакыт шатлык һәм канәгатьлек хисе китерсен, ә укучыларның, әти-әниләрнең рәхмәте иң яхшы бүләк булсын.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа һөнәри үрләр яулавыгызны телим. Сезнең белән бергә шәһәребез көчле булачагына ышанам!», – диелә котлауда.

Барлык яңалыклар