Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2021, 13:09

И.Метшин: «Быел да без, узган елдагы кебек үк, туристларны Казанга аерым чакыру белән шөгыльләнмибез, ләкин, шуңа да карамастан, турлар сатып алына»

Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстан башкаласында номер фондының 60%-ы броньланган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алинә Бережная). Казан Яңа ел бәйрәмнәренә туристларны кабул итәргә әзерләнә: музейлар бәйрәм программасын формалаштыра, вакыйгалар календаре эшләнә. Бу чорда отель һәм кунакханәләрдә номер фонды 60%-ка броньланган инде. Шәһәр Мэры Илсур Метшин коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә туризм өлкәсе оешмаларын Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең катгый таләпләрен үтәргә һәм башкала кунаклары өчен тулы куркынычсызлык тәэмин итәргә чакырды.

«Быел да без, узган елдагы кебек үк, туристларны Казанга аерым чакыру белән шөгыльләнмибез, ләкин, шуңа да карамастан, турлар сатып алына. Без бәйрәмне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан катгый, әмма кирәкле чараларны исәпкә алып оештырырга тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр иткәнчә, booking.com броньлау сайты мәгълүматлары буенча 30-нчы декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр Казанда номер фондының 60% -ы броньланган инде. «Йөкләнеш күрсәткечләрен үзгәртү шәһәрдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле булачак, һәм без аның яхшыруына өметләнәбез», – дип билгеләде Дарья Санникова. Ул шулай ук комитетның kzn.ru порталында, комитет битендә, шулай ук аның gokazan.ru Instagram-аккаунтында бастырылачак вакыйга календарен тутыру буенча актив эш алып баруын билгеләп үтте.

Яңа ел программасының кайбер чаралары инде билгеле. Мәсәлән, 14-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында театральләштерелгән тамашалар һәм яңа ел экскурсияләре, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләр һәм башкалар узачак. Ә «Эрмитаж-Казан» күргәзмәләр үзәгендә 17-нче декабрь көнне Мәскәү Музее коллекциясеннән «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырларда механик курчаклар һәм антиквар сирәк әйберләр» яңа ел күргәзмәсе ачылачак.

3-нче гыйнвардан 4-нче гыйнварга кадәр «Туган авылым» комплексында һөнәрчеләр эшләнмәләре һәм фермер хуҗалыклары продукциясе белән «Татар фаер» ярминкәсе узачак. Шулай ук гыйнварда «Казан» театраль тамашасының җиденче сезоны башлана, ул кунакларны борынгы татар әкиятләре дөньясына күчерәчәк. Ә балалар өчен шоу-программаны Кызыклы фән һәм техника йорты, «Әкият» курчак театры әзерләде.

Моннан тыш, быел Казанда яңа стильләштерелгән локацияләр барлыкка киләчәк, әйтик, Игенчеләр сарае каршында гадәти булмаган яңа ел чыршысы куелды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.12.2021
Видеорепортаж
13.12.2021 12:31
Бу атнада Казанда Туризм өлкәсе тармагына караган объектлар арасында иң яхшы яңа ел бизәлешенә конкурс старт ала
Барлык яңалыклар