В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның Совет районында барлык чыганаклардан – телефоннан алып социаль челтәрләргә кадәр – халыктан алынган мөрәҗәгатьләрне автомат рәвештә җыя башлаячаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
Заманча программа комплексы шәһәрлеләрдән килгән барлык мөрәҗәгатьләрне һәм гаризаларны эшкәртергә һәм кире элемтә белән хисап формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Р.Фәтхетдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә әлеге системаның аерым модульләре сынала инде.
«Гражданнарның барлык чыганаклардан мөрәҗәгатьләрен автоматик рәвештә җыярга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирүче программа комплексын гамәлгә кертү – бик мөһим инициатива, Цифрлаштыру елында аны һичшиксез эшләтеп җибәрергә кирәк», – дип ассызыклады Казан Мэры. Шәһәрнең һәр районында үз яңалыклары һәм кызыклы проектлары бар, аларны локаль рәвештә гамәлгә ашыру түгел, ә бөтен шәһәргә тарату мөһим, дип өстәде ул. «Һәр районның үз уңышлары, шәһәр хуҗалыгының билгеле бер тармагында яңалыклары бар. Велосипед уйлап табарга кирәкми – бу тәҗрибәне кыю рәвештә алырга һәм үзебездә кулланырга кирәк, – диде И.Метшин. – Бу барлык район башлыкларына да кагыла. Гомуми юл картасын билгеләргә кирәк, бу киләсе елда барлык районнарда да эшкә заманча карашлар кертергә мөмкинлек бирәчәк».
Күптән түгел Совет районы администрациясендә гражданнарны кабул итүнең бердәм тәрәзәсе булдырылды, бу язылу һәм хезмәт күрсәтү вакытын уннарча тапкыр киметергә мөмкинлек бирде, дип өстәде Р.Фәтхетдинов. Аның сүзләренә караганда, бүген муниципаль хезмәтләр бүлеге булдырыла, ул документларны кабул итү һәм эшкәртү, цифрлы хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген үз өстенә ала. «Безнең хисап буенча, хезмәт күрсәтү тизлеге 27% ка артачак», – дип планнары белән уртаклашты район хакимияте башлыгы.