В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күрмәүче Казан мастеры «Абилимпикс» милли чемпионатында җиңү, уңайлы шәһәр мохите һәм күзләре начар күрү буенча инвалид булган кешеләрнең тормышта үз урыннарын табуы турында сөйләде.
Фото: Марат Мөгыйнов
И.Хәмидуллин Чистайда күзләре начар күргән инвалидлар гаиләсендә туа. Аның сүзләре буенча, ул һәрвакыт күрмәүчеләр арасында булган. Күзләре начар күрү дә нәселдән бирелгән. «Бала чагымда үземне гадәти кеше дип санадым, күзлек кияргә кушкач та, аларны кими идем. Укырга Лаештагы сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен махсус мәктәпкә бардым», – дип искә ала әңгәмәдәшебез. Аның сүзләренчә, кул хезмәтенә мәхәббәт һәм иҗат белән мавыгуы нәкъ менә интернатта укыганда барлыкка килгән.
Интернаттан чыкканнан соң, И.Хәмидуллин Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте предприятиесендә эшли, соңрак массаж ясаучыга укый һәм биш ел 10 нчы шәһәр сырхауханәсендә эшли.
И.Хәмидуллин ничә яшьтә күрү сәләтен тулысынча югалтканын хәтерләми. Өйләнгәндә һәм хатыны белән (аның да күзләре белән проблемалары бар) балалары туган вакытта әңгәмәдәшебез әле күрә торган була. Хәзер аларның фатиры хуҗаларга яраклаштырылган: вакыт һәм һава торышын яңгырата торган электрон сәгатьләр, электр чәйнеге һәм башка көнкүреш техникасы бар. «Өйдә үзебез генә яши алабыз, мөстәкыйль дә буласыбыз килә. Күлмәкнең төсен генә белә алмыйбыз», – ди И.Хәмидуллин.
Йортта сукырларга куркынычсыз булса, урамда башкачарак. Хәзер И.Хәмидуллин урамга озата баручысыз чыкмый да диярлек – соңгы вакытта аның колагы да начар ишетә башлаган. Ләкин чүлмәкче әйтүенчә, керамика белән мавыгу аны батырлыкларга этәргән: шәһәр үзәгендә урнашкан остаханәгә мөстәкыйль барып җитә икән. «Озата баручы кеше юк иде, ә балчык белән эшләргә теләдем, шуңа күрә йөрдем дә», – ди чүлмәкче.
Ул билгеләп үткәнчә, тавыш күрсәткечләреннән башка шәһәр буйлап йөрүе авыр, әмма кеше катнашыннан башка тагы да авыррак. «Безгә яшәүчеләрдән игътибар һәм кешелекле караш кирәк. Уңайлы мохит – ул тирә-юньдәгеләрдән ярдәм алу мөмкинлеге булган мохит, шуңа күрә без алар карамагында калабыз», – дип билгеләде И.Хәмидуллин. Ул сукыр кешеләрдән оялмаска, алар белән тартынмыйча аралашырга кирәк дип өстәде.
2020 елда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге И.Хәмидуллинга һәм күзләре начар күрү буенча инвалид булган башка кешеләргә чүлмәк ясау осталыгы курсларын узарга тәкъдим иткән. Беренче дәрескә 20 кеше килә, ләкин укуны әңгәмәдәшебез генә тәмамлый ала.
Курсларны узганнан соң И.Хәмидуллин чүлмәк ясаучылар арасында эшләү өчен Снежана Хәйруллина остаханәсенә йөри башлаган. Соңрак ул үз фатирында кечкенә генә остаханә булдыра. «Минем өчен чүлмәк ясау сәнгате – ниндидер тылсым: берничә минут эчендә балчык кисәгеннән касә яки башка савыт барлыкка килә. Мин көн саен берничә сәгать дәвамында, кайвакыт көне буе балчыктан эшләнмәләр ясыйм. Чүлмәк ясау сәнгатендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, спорттагы кебек үк, көндәлек тренировка кирәк», – дип билгеләп үтте әңгәмәдәшебез.
Күзләре күрми торган кешенең балчыктан чүлмәк ясавында да үзенчәлекләр бар: «Безгә балчыктан нинди дә булса савыт ясау өчен күбрәк вакыт һәм көч кирәк. Әгәр гади чүлмәк ясаучы эш барышын күзе белән карый алса, безнең күзләр –бармаклар, без алар белән «карыйбыз», тикшерәбез һәм эшлибез», – дип аңлата әңгәмәдәшебез. Хәзер аның максаты – якынча 5 кисәкнең тулы циклын ясарга өйрәнү, дип өстәде ул.
Чүлмәкче арсеналында стандарт кораллар да, гадәти булмаганнар да бар – кулдан ясалган җайланмалар яки 3D-принтерда басылган формалар.
Чүлмәк ясау сәнгате белән мавыгу вакытында ул Зөя, Мәскәү һәм хәтта Үзбәкстан осталарыннан дәресләр алган.
Үзбәкстандагы Риштан шәһәренә бару аеруча да зур тәэсир калдырган. Монда ул танылган керамист Алишер Назиров җитәкчелегендә чүлмәк ясау осталыгын өйрәнгән.
И.Хәмидуллинның белем алуына Зөя остасы Евгений Иванов та үз өлешен керткән. Нәкъ менә ул студентыннан чын белгеч ясый.
Моннан тыш, Евгений Иванов казанлыны «Каравон»да катнашырга чакыра. Халык бәйрәменә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән була, ул сукыр чүлмәкчегә игътибар итә һәм Зөя остасына казанлыга үзе булдыра алганны өйрәтергә киңәш итә. Шулай ук И.Хәмидуллин Мәскәүдән керамик-блогер Илья Калашниковта да укыган.
«Абилимпикс» чемпионаты турында И.Хәмидуллин 2020 елда белсә дә, ул вакытта катнаша алмый, чөнки этапларның берсе Лениногорскида уза, анда мөстәкыйль рәвештә барып җитәргә кирәк була. Бер елдан соң казанлы чемпионатта икенче урынны алган, ә быел ук милли этапта җиңүче булды. «Абилимпикс» миңа медальләр һәм танылу гына бирмәде, ул моңа кадәр таныш булмаган эшләнмәләр ясарга да өйрәтте. Чемпионат осталык алу өчен катализатор булып хезмәт итә. Ул миңа осталыкны арттырырга ярдәм итте», – диде И.Хәмидуллин.
Чемпионатта җиңүгә кадәр озын һәм тырышлык таләп иткән күнегүләр үткәрелде. Чүлмәк ясаучы әйтүенчә, финал сынаулары ярышлар алдыннан гына билгеле булган. Осталарга озынча цилиндр һәм ике шәм савыты ясарга туры килгән.
«Барлык укытучылар да миңа чемпионатта ярдәм итте – безнең өчен син болай да җиңүче, дип рухландырып тордылар. Мин аларның өметләрен, миңа вакытларын сарыф итүләрен акларга теләдем һәм килеп чыкты», – диде И.Хәмидуллин.
Хәзер И.Хәмидуллин эшләнмәләр әзерләүне дәвам итә, кайчагында балалар өчен Снежана Хәйруллина чүлмәк ясау остаханәсендә мастер-класслар үткәрә. «Минем хыялым – сукырлар өчен уку процессын җайга салу. Күрми торган кешеләр өчен һөнәрләр күп түгел, ләкин алар чүлмәк ясау сәнгатен үзләштерә алалар. Минем медаль – моның дәлиле», – диде чемпионат җиңүчесе.
Фото Илгизәр Хәмидуллинның шәхси архивыннан алынды.