Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2026, 09:24

Илсур Метшин: «Шәһәр хуҗалыгы түбән температураларда да сынатмый»

Казанда ел башыннан су белән тәэмин итү челтәрләрендә 61 авария очрагы теркәлгән, яртысыннан күбрәге суны туктатмыйча гына җайга салынган

Денис Гордийко фотосы

Татарстан башкаласында 2026 елның 1 гыйнварыннан 23 гыйнварына кадәр шәһәрнең су белән тәэмин итү челтәрләрендә 61 авария очрагы теркәлгән. Мондый күрсәткеч узган елларның шул ук чорындагы аварияләр санының уртача дәрәҗәсенә туры килә. 50 процент очрак суны туктатмыйча җайга салынган. Су туктатылган очракларда эш вакыты билгеләнгән вакыт нормаларыннан артмаган. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.

«Раштуа салкыннары зур һәм кече шәһәрләрдәге челтәрләр өчен чираттагы сынау булды. Гомумән алганда, шәһәр хуҗалыгы түбән температураларда да сынатмый, ләкин Вишневский урамында урнашкан җылылык алмашу җайланмасының сафтан чыгуын әйтми калдыра алмыйбыз. Температураны арттыруга торба чыдый алмады. Азинодагы йортларны җылыту эше тиз арада резерв схемага күчерелде, бер генә йорт та суынмады», - дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин җылылык челтәрләрендә 23 гыйнварда булган авария очрагын.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, инженерлык системаларының торышына карамастан, челтәрләрдә аварияләрнең аз гына кимүе дә мөһим. «Коммуналь инфраструктурага кагылышлы федераль, республика программалары ярдәмендә эш башланып китүе бик тә әһәмиятле, әлбәттә. 1976 елгы суүткәргечләргә, сез әйткәнчә, нәкъ 50 ел булган. Шуңа күрә сынатмыйбыз», - диде Илсур Метшин.

Ул шулай ук тиешле ведомстволар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша мәгълүматны вакытында һәм дөрес җиткерү мөһим, дип өстәде. «Дубравная»да булган вакыйганы искә төшерегез. Андый ваемсыз подрядчылар да була. Вакытында җавап бирделәр, әмма мәгълүматны дөрес җиткермәделәр», - дип ассызыклады мэр.

Шәһәр башлыгы шәһәрнең ресурслар белән тәэмин итә торган оешмасы авария хәлләрен оператив һәм профессиональ рәвештә хәл итә, дип өстәде. «Бригадалар аварияләрне авыр шартларда да җайга сала. Әмма, сез әйтеп үткәнчә, аварияне җайга салу белән беррәттән, аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән кыенлыкларны, юллардагы бозлавыкны бетерүгә һәм чистартуга да игътибар белән карарга кирәк. Барлык эш тә вакытында башкарылырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин «Водоканал» директорына.

Рөстәм Габделхаков сөйләвенчә, беренче зур авария 8 гыйнвар көнне Четаев урамы, 14 адресы буенча булган. Авария очрагын 1990 елда төзелгән 400 мм диаметрлы суүткәргеч урнашкан участокта теркәгәннәр. Әлеге вәзгыятьне җайга салу куеп калдырылган автомобильләр аркасында озакка сузылган, һәм эшчеләр бары тик 11 гыйнварда гына вакыйга урынына тулысынча керә алган. Су бары тик эш башкару вакытында гына – 20 сәгатькә генә туктатылган.

Чираттагы зур авария 19 гыйнварда Җиңү проспектында була. Биредә 1976 елда төзелгән 600 мм диаметрлы суүткәргеч участогында кискен су бәреп чыга. Су Зорге урамы белән кисешкән юл өлешенә үк агып чыккан. Бригада, кичекмәстән, авария очрагын җайга салу эшенә керешә. «Суны суырттылар, эшләр өзлексез алып барылды, авария 20 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 2:00 бетерелде. Авария эшләре вакытында күпфатирлы сигез йортта һәм ике административ бинада су 12 сәгатькә туктатылып торды», - дип аңлатты «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры.

Кайбер штаттан тыш хәлләр суүткәргечтә авария хәленә бәйле дә булмаган. 18 гыйнварда Дубравная һәм Җиңү проспектында чит оешма тарафыннан янгын сүндерү гидрантына зыян китерелгән. Нәтиҗәдә, 17:00 сәгатьтә күпфатирлы 23 йортка су бирү хезмәте туктатылган. Водоканал хезмәткәрләре тиз арада әлеге ноктага килеп җиткән: суны яңгыр канализациясе аша агызганнар, су басу очрагын җайга салганнар. Хезмәткәрләр эшне икенче көнне иртәнге сәгать 4:00 кә тәмамлаган.

Су туктатылган вакытта, эчәргә яраклы суны халыктан алынган гаризаларда күрсәтелгән адреслар буенча автоцистерналар белән китергәннәр. Юллар боздан чистартылган һәм бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелгән. Авария очракларының барысында да шәһәр халкы суны туктату турында кисәтелгән.

Рөстәм Габделхаков шулай ук агынты су челтәрләрендә штаттан тыш хәлләр турында хәбәр итте – ел башыннан алты авария булган. Әлеге күрсәткеч 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрткә кимрәк. Әйтик, 1 гыйнвардан 995 чүп тыгылу очрагы җайга салынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 76 очракка кимрәк. Кыш көне чүп тыгылу очрагын җайга салу эшләре ишегалларына махсус техника керү мөмкинлеге булмау һәм коеларга кар җыелу белән катлаулана.

Аварияләрне җайга салу өчен көн саен аларга беркетелгән махсус техника белән 20 дән артык бригада җәлеп ителә. Аларның җидесе тәүлек буе эшли. Хезмәткәрләр авария нәтиҗәләрен тиз арада җайга сала, бозларны чистарта һәм территорияләрне бозлавыкка каршы материал белән эшкәртә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.01.2026
Видеорепортаж
26.01.2026 10:45
Казанда ел башыннан су белән тәэмин итү челтәрләрендә 61 авария очрагы теркәлгән
Барлык яңалыклар