Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2025, 13:32

Илсур Метшин: «Туклану департаменты көн саен 180 меңгә якын укучыны ашата. Бу бик зур җаваплылык һәм йөкләнеш»

Быел 77 мең башлангыч сыйныф укучысын бушлай ашату белән тәэмин итәчәкләр

Киләсе яңа уку елында Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 178 мең укучыны кайнар туклану белән тәэмин итә. Бу узган уку елы белән чагыштырганда 4 мең укучыга күбрәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә оешманың генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.

«Туклану департаменты көн саен 180 меңгә якын укучыны ашата. Бу коллектив намус белән башкарып чыга торган зур җаваплылык һәм йөкләнеш. Рим Җәмил кызына һәм аның командасына тиешле бәя бирергә кирәк, алар һәрвакыт яңа ысуллар таба», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

77 мең башлангыч сыйныф укучысына түләүсез туклану биреләчәк, алар өчен менюның ике варианты каралган. Шулай ук ташламалы категориядәге 18,6 мең бала, алар арасына махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны да кертеп, түләүсез нигездә тукланачак.

Яңа уку елында мәктәп туклануына бәяләр үзгәрешсез калды. Иртәнге яки төшке аш элеккечә 43 сум тора, тулы туклану (ике вариантта) – 63 сум. Мәктәп укучылары арасында ирекле сайлау менюсы бар, аның бәясе 89 сум тәшкил итә.

Мәктәп ашханәләренең менюсы департамент сайтында бастырылган. Ата-аналар туклануны оештыру белән ата-аналар контроле журналы кысаларында таныша алалар. Бу программа барлыкка килгән барлык сорауларга һәм ата-аналарның тәкъдимнәренә тиз җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты көн саен 310 мең казанлыны, шулай ук Татарстанның 10 районын туклану белән тәэмин итә. Бу санга 71 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм шәһәрнең җиде хастаханәсендәге 5 мең пациент керә.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.09.2025
Видеорепортаж
01.09.2025 14:14
Яңа уку елына Татарстан башкаласында 12 азык-төлек бүлеге яңартылды
Барлык яңалыклар