Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2023, 06:30

Илсур Метшин: «Пасха бәйрәме йөрәкләрдә яхшыга өмет уята һәм тормышыбызны мәгънә белән тулыландыра»

ТР башкаласы Мэры православие динендәгеләрне Христосның Яңадан туу бәйрәме белән котлады

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин православие динендәгеләрне Христосның Яңадан туу бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар! Шәһәребезнең барлык православие христианнарын Христосның Яңадан туу бәйрәме белән ихластан котлыйм!

Ике мең ел дәвамында Бөек Пасха бәйрәме язны һәм өметне символлаштыра, рухи яктан баюга ярдәм итә, йөрәкләрдә яхшылыкка ышаныч уята һәм тормышны мәгънә белән тулыландыра.

Традицион пасха тантаналары дин тотучыларны югары рухи идеалларга юнәлтә, яхшы эшләргә илһамландыра, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлек, сизгерлек һәм игътибар, якыннары турында кайгырту кебек мәңгелек әхлакый кыйммәтләр тирәсендә берләштерә.

Казанда йөзләрчә еллар дәвамында төрле конфессияләр, халыклар һәм милләт вәкилләре кулга-кул тотынып яши. Шәһәребезнең меңьеллык тарихында үзара аңлашуга, уртак иминлек хакына хезмәттәшлеккә әзерлеккә нигезләнгән уникаль рухи мохит барлыкка килде.

Христосның Яңадан туу бәйрәме җаннарны җылылык белән тутырсын, туганнар һәм якыннар белән аралашудан бәхет, илһам һәм шатлык китерсен. Сезгә сәламәтлек, барлык яхшы башлангычларыгызда уңышлар, тынычлык һәм игелек телим!» – дип әйтелә котлауда.

Барлык яңалыклар