Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2020, 12:46

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары «Яшьләр» торак комплексындагы икенче йортны тикшерүне төгәлләде

Азат Нигъмәтҗанов өлешләп төзүнең проблемалы объектлары буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары «фонның» «Яшьләр» торак комплексындагы икенче йортны тикшерүне төгәлләде. «Ак таш» подряд оешмасы җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшли, эшләр ахырына якынлашып килә, дип хәбәр итте бүгенге күчмә киңәшмәдә проблемалы объект өлешчеләренә башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Нигъмәтҗанов .

Азат Нигъмәтҗанов өлешчеләргә нинди кисәтүләр турында сүз баруын аңлатты. Башта проектта төтен суырту системасын монтажлау күздә тотылмаган, чөнки төзелеш башланган вакытка мондый таләпләр булмаган, дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы. Бүгенгә бу мәсьәлә хәл ителде, йорт тулысынча төтен суырту системасы белән җиһазландырылды, әмма моның өчен түшәмәләрне технологик реконструкцияләргә һәм ныгытучы конструкцияләр урнаштырырга туры килде. «Хәзерге вакытта без ныгытканнар экспертиза раславын көтә. Якын арада бу мәсьәлә хәл ителәчәк, – дип ышандырды өлешчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.

Өлешче Гүзәл Уразбахтина лифтлар урнаштыру эше ничек баруы белән кызыксынды. «Инде урнаштырылган, киләсе атнада лифтлар буенча декларация көтәбез, – дип җавап бирде А.Нигъмәтҗанов. - Ягъни подрядчы объектны тапшырганда, аның документын Россия техник күзәтчелек хезмәте кабул итә – бу лифт эксплуатацияләүгә кертелгән дигән сүз».

Параллель рәвештә идарә итүче компания электр энергиясе буенча актлар алу өчен гариза бирә, дип өстәде А.Нигъмәтҗанов. «Тулаем алганда, эшләр тәмамланып килә, җыештыру бара, акрынлап подрядчылар өйдән чыга», – дип өстәде ул.

Өлешчеләр аларга фатир ачкычларын кайчан тапшырачаклары турында кызыксынды. Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов аңлатканча, йортта яшәүчеләргә ачкычларны йортның таләпләргә туры килүе турында бәяләмә алганнан соң бирәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, йортта эшләр 2018 елның көзендә яңартылды. Эшләрнең бер өлешен, өлешчеләр акчасына, «ГК «СК Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарды, хәзер объектны төзеп бетерү белән 2018 елда төзелгән өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды катнашында «Ак таш» шөгыльләнә. Объектны төзеп бетерүне финанслау 33-нче хәрби шәһәрчектә 28 мең кв. м мәйданлы республика җир участогын подрядчыга – «Ак таш»ка – бирү юлы белән тормышка ашырыла.

Киңәшмә «МЧС» торак комплексының икенче йортында дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, торак комплексның икенче, өченче һәм дүртенче йортлары төзелешен узган елның декабрендә өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды белән төзелгән килешү кысаларында «Ак таш» алып бара. Финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Торак комплексның икенче йортында эшләр тәмамланып килә, диде А.Нигъмәтҗановка «Ак таш» компаниясе җитәкчесе Газинур Әхмәтов. Бүгенгә индивидуаль җылылык пунктын (ИТП) монтажлау тәмамланды, җылылык җибәрү белән бәйле мәсьәләләр хәл ителә.

«МЧС» ТКсының икенче йортының «А» блогындагы эшләрне Губкин урамындагы 9409 квадрат метр мәйданлы федераль җир кишәрлеге хисабына «Комосстрой» Ижевск компаниясе дәвам итә, ул параллель рәвештә «Ак таш»ка йортның беренче блогы буенча башкарылган эшләр күләмен тапшыра һәм җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшли. Г.Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә «Комосстрой» тарафыннан башкарылган эшләрнең 50%-ка якынын камилләштерергә кирәк.

Киңәшмәдә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, өлешчеләргә ярдәм итү фондының башкарма директоры Иван Новиков, «Комосстрой Казань» компаниясе җитәкчесе Денис Чайников, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Барлык яңалыклар