В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласына команда һәм шәхси ярышларда иң яхшыларын ачыклау өчен 13 илнең иң көчле мәктәп укучылары җыелды
Казанда математика һәм информатика буенча БРИКС Яшьләр олимпиадасы башланып китте. Чара БРИКС илләренең Беренче Яшьләр фестивале кысаларында уза. Олимпиадада 13 илнең 35 муниципаль берәмлегеннән иң көчле укучылар катнаша. Интеллектуаль турнир ике көн дәвам итәчәк. Ул 23 һәм 24 сентябрьдә Казан федераль университетында уздырыла. Ярышлар ике этаптан тора: мәктәп укучылары команда составында һәм индивидуаль рәвештә көчләрен сынаячак.
Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде. «Мондый мөһим вакыйганың нәкъ менә мең еллык тарихы булган башкалада, төрле мәдәниятләр, телләр һәм диннәр бергә берләшкән Казанда узуына без бик шат. Бүген бирегә дөньяның 13 иленнән иң акыллы һәм сәләтле егет-кызлар җыелган. Әлеге Олимпиада сезнең өчен яңа белемнәр үзләштерү, яңа дуслар табу мәйданчыгы, якты хисләр һәм илһам чыганагы булыр дип ышанам», - диде ул.
Казан федераль университетының ректор урынбасары Дмитрий Таюрский олимпиаданың Казан федераль университетында уздырылуының ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклады: «Катнашучыларны Россиянең иң борынгы һәм иң яхшы университетларының берсендә кабул итә алуыбызга ихластан шатбыз. Бу – безнең өчен чиксез горурлык. Казан – Россиянең һәм Татарстанның зур фәнни үзәге. Монда математика, физика, химия, биология кебек төп фәннәргә нигез салынган . Сезнең фәнни үзәк белән якыннан танышу мөмкинлегегез бар. Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын!»
Яшьләр олимпиадасы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уза. 13 илнең 35 муниципаль берәмлегеннән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 131 сәләтле укучы ике көн дәвамында команда һәм шәхси зачетларда көч сынашачак.
Олимпиадада Россия, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Бразилия, Һиндстан, Төркия, Эфиопия, Индонезия, Беларусия, Казахстан, Үзбәкстан, Мисыр һәм Иран укучылары катнаша.
Математика һәм информатика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңү һәм призлы урыннар яулаган 5 укучы – 2 нче лицей-интернат укучылары Ильяс Насыйбуллин, Сергей Назыров, Никита Костылев, 131 нче лицей укучысы Тимур Котляров һәм Казан федераль университеты каршындагы ИТ-лицей укучысы Артем Тимофеев – ярышларда Татарстан башкаласының данын яклап көч сынашачак.
«Нәкъ менә мине сайлаганнарына бик гаҗәпләндем, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ильяс Насыйбуллин. – Шәхси тур өчен бердә борчылмыйм, чөнки анда барысы да миннән тора. Ә менә команда ярышы бераз куркыта. Олимпиадага хас күренеш түгел дияр идем мин моны».
Ильяс чит ил егетләре белән халыкара футбол уйнаганда танышуы хакында әйтте: «Безнең аралашуыбыз футболга хас «пас» һәм «гол» сүзләреннән гыйбарәт иде. Ләкин бик тә күңелле булды. Бу башка илләрдән килгән яшьтәшләребез белән үзара хезмәттәшлекнең кызыклы тәҗрибәсе».
Никита Костылев әлеге чараның аның өчен беренче халыкара олимпиада икәнлеген әйтеп үтте: «Әлбәттә, мин бераз дулкынландым. Ләкин мондый мөмкинлек булуына чиксез шатмын».
Казан делегациясенең тагын бер катнашучысы Сергей Назыров чит илләрдән килгән егетләр белән өстәл теннисы уйнаганда танышкан. «Бу –инглиз телен камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек», - дип сөйләде ул.
«Әлеге халыкара чарага математикадан да, информатикадан да шактый көчле егетләр килүен беләбез, – дип билгеләп үтте Казан федераль университетының Сәләтле укучылар белән эшләү үзәге директоры Диләрә. – Олимпиада лаеклы узар дип уйлыйбыз. Оештыручылар буларак, бу безнең беренче тәҗрибәбез, әлбәттә, борчылабыз. Гомумән алганда, егетләр бит олимпиадага дип түгел, ә фестивальгә дип килүчеләр. Барысы өчен дә бер үк төрле биремнәр төзү шактый кыен булды. Бу безнең өчен зур сынау дияр идем», - дип сүзен тәмамлады Диләрә Муравьева.
Беренче көнгә каралган команда зачетында яшьләр математикадан өченче дәрәҗә катлаулылыктагы мәсьәләләрне чиште, шулай ук информатика буенча логистиканы оптимальләштерү һәм мәгълүматларны анализлау материаллары булган шәһәр мохите үсеше белән бәйле проект якладылар. Иртәгә егетләр математикадан индивидуаль ярышта көч сынашачак.
Олимпиадада җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга медальләр һәм дипломнар тапшырылачак. Шулай ук аларга Казан федераль университеты үткәрәчәк фәнни чараларда катнашу мөмкинлеге бирелә.
26 сентябрьдә БРИКС Яшьләр фестиваленең гала-концертында олимпиадага йомгак ясап, бүләкләү тантанасы узачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда беренче БРИКС Яшьләр фестивале башланып китте. Халыкара чарага дөньяның 13 илендәге 35 муниципаль берәмлектән 14 яшьтән 17 яшькәчә сәләтле 150 егет һәм кыз килде. Кичә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында ачылыш тантанасы үтте. Атна дәвамында чара кунаклары өчен мәдәни программа кысаларында «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагеренда робототехника буенча мастер-класслар, халыкара «БРИКСовидение» җыр бәйгесе, милли киемнәр тамашасы, мастер-класслар, өстәл уеннары фестивале һәм иҗади очрашулар оештырылачак. Фестиваль кунаклары шәһәрнең истәлекле урыннары: Казан Кирмәне, Г.Камал театры, «Урам» экстрим-паркы, зооботаника бакчасы белән танышачак. Шулай ук яшьләр «Ак Барс» – «Авангард» хоккей матчын да караячак.