В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласына кунакханә броньларының 5% ы диярлек туры килгән
Фото: Денис Гордийко
OneTwoTrip сервисын тикшерү нәтиҗәләре буенча, туристларның күпчелеге (53% ы) Россиядә калачак, ә калганнары чит илләргә очарга планлаштыра. Шул рәвешле, ил эчендә сәяхәтләр өчен иң популяр шәһәр булып Санкт-Петербург тора (20,8%). Аннан соң Мәскәү килә, анда заказларның 14,6% ы рәсмиләштерелгән. Сочи лидерлар өчлеген тәмамлый – аңа броньларның 10,2% ы туры килә. Аннары Казан һәм Түбән Новгород урнашкан (3,2%).
Күпчелек сәяхәтчеләр ял көннәрен парлары белән үткәрәчәк. Туристлар еш кына дүрт йолдызлы кунакханәләрдә тукталалар – аларга ил эчендә барлык броньларның 34% ы туры килә.
Күптән түгел Казанда туристлык-экскурсия агымы буенча яңа рекорд куелганлыгы җиткерелде, 2023 елда шәһәрдә 4 миллионга якын кеше булган. «СберАналитика» мәгълүматларына караганда, сәяхәтчеләрнең 70% тан артыгы – Россиянең башка төбәкләреннән килгән туристлар.