Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2025, 12:20

Казанга Касыйм муниципаль округы делегациясе вәкилләре килде

Чара кысаларында Татарстан Республикасы башкаласында рәсми очрашу һәм экскурсияләр узды

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанга Рязань өлкәсенең Касыйм муниципаль округы делегациясе вәкилләре килде. Чараның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу һәм шәһәрләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту. Кунаклар Татарстан башкаласының мәдәни үзәкләрендә булдылар, шулай ук Казан Башкарма комитетында рәсми очрашу вакытында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, туризм һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашуда кунакларны сәламләп, Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова чыгыш ясады, ул ике якның да үсеше өчен тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үтте. Башлык урынбасары ассызыклаганча, Казан – кунакчыллык өлкәсендә тотрыклы үсештә булган, бай мәдәни мираслы, эшлекле һәм туристлык үзәге булган шәһәр.

Кунаклар делегациясен Касыйм муниципаль округы башлыгы Иван Бахилов җитәкләде. Үзенең чыгышында ул Касыйм каласының Мещерск төбәгенең «энҗе бөртеге», рус һәм татар мәдәнияте шәһәре, сәнәгать, сәүдә шәһәре булуы турында сөйләде. Бүгенге көндә муниципаль берәмлек өчен икътисадның төрле тармакларына, шул исәптән эчке туризм өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Татарстан башкаласының мәдәни яңалыклары, мәдәният объектларын яңарту, гамәлгә ашырыла торган мәдәни проектлар һәм үткән чаралар турында Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина сөйләде.

Туризм өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәләр белән Туризмны үстерү комитеты директоры урынбасары Диана Габделхакова таныштырды. Үз чыгышында ул Казанның Россиянең спорт, туристлык һәм кунакханә башкаласы булуы, аның әлеге юнәлештә үсүе, 2024 елда 4,5 млн кешегә җиткән туристлар агымының артуы, шулай ук кунакханә фондының 37 дән 236 объектка кадәр артуы турында сөйләде.

Очрашу барышында делегация вәкилләре «Иске шәһәр» үзенчәлекле территориясе префекты Айрат Фәизов белән очрашты. Ул кунакларны Казанның татар шәһәренең үзенчәлекләрен саклап калган уникаль тарихи өлеше белән таныштырды.

Касыйм муниципаль округы делегациясенең визиты милли традицияләрне саклауда һәм мәдәният, туристлык эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуда муниципальара хезмәттәшлекнең мөһимлеген күрсәтте. Очрашу нәтиҗәсе яңа уртак проектлар барлыкка килер һәм Казан белән Касыйм арасында дустанә элемтәләр тагы да ныгыр, дип көтелә.

Барлык яңалыклар