В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең 10 шәһәреннән командалар катнашачак.
Фото: УНИКС баскетбол клубы
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 27-нче һәм 28-нче февральдә Казан баскетбол буенча 3х3 Россия чемпионатын кабул итәчәк. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар «Баскет-холл»ның кече залында узачак.
Ир-атлар арасында уеннар «Мастер» һәм «Претендент» дивизионнарында һәрберсендә 6 команда белән планлаштырылган. Хатын-кызлар бер дивизион кысаларында очрашачак, шулай ук 6 команда катнашачак.
Россия чемпионлыгы өчен Казан, Мәскәү, Химки, Екатеринбург, Түбән Новгород, Самара, Хабаровск, Иркутск, Ухта һәм Томск баскетболчылары көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышлар 27-нче февральдә 10.00 сәгатьтә башлана. Уеннарның якынча җәдвәле сайтта бастырылган.