В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларга 37 илдән 113 спортчы киләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казанның Су спорт төрләре сараенда 28-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр йөзү буенча FINA дөнья Кубогы этабы узачак. Ярышларны оештыруда 100-дән артык волонтер ярдәм күрсәтәчәк.
Йөзү буенча дөнья кубогы халыкара Су спорт төрләре федерациясе тарафыннан 1988 елдан бирле үткәрелә. Казаннан тыш, быел ярышлар Берлин, Будапешт, Дохада узачак. Барлык дүрт этапта да спортчылар 25 метрлы бассейнда ярышачак, ә аларның нәтиҗәләре Абу-Дабида кыска суда йөзү өчен квалификацияле булачак, ул 16-нче декабрьдән 21-нче декабрьгә кадәр узачак.
Ярышларда санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк: бер тапкыр кулланыла торган битлекләр белән тәэмин итү, кулларны гигиеник эшкәртү өчен зоналар булдыру, керү төркемнәрендә тән температурасын үлчәү, социаль дистанцияне үтәү өчен тамга төшерү, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан элегрәк 2015, 2018 һәм 2019 елларда FINA дөнья кубогы этапларын кабул иткән иде инде.