В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Системаны камилләштерү «Дәүләтнең мәгълүмат икътисады һәм цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында уза
«Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында Казанда дәүләт идарәсенең цифрлы трансформациясе өчен заманча җиһазлар һәм программа белән тәэмин итү сатып алу планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Илдар Шакиров ассызыклаганча, әлеге милли проект Татарстан башкаласында актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – дәүләт хезмәтләре системасын камилләштерү, төп секторларда цифрлы платформалар булдыру һәм икътисадның барлык өлкәләрендә үзебезнең IT-карарларны тизләтеп кертү.
Нәкъ менә «Цифрлы дәүләт идарәсе» региональ проекты кысаларында заманча җиһазлар һәм программа тәэмин ителеше сатып алыначак. Бу гражданнар өчен дәүләт хезмәтләренең нәтиҗәлелеген, ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләгәнчә, Казанда проектны гамәлгә ашыру дәүләт идарәсенең нәтиҗәлерәк һәм ачык системасын булдыруга мөһим адым булачак. «Милли проектлар – өстенлекле тармакларны яңа дәрәҗәгә чыгарырга тиешле дәүләтне социаль-икътисадый яктан үстерү коралы», – дип йомгак ясады Илдар Шакиров.