Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2025, 10:05

Казанда яшәүчеләрнең берсе мессенджерда «таныш»ыннан килгән фотосурәтне карыйм дип 100 мең сум акчасыннан мәхрүм калган

Явыз ният белән эш итүчеләр зыян китерә торган файл юллыйлар

Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең берсе мессенджерда «таныш»ыннан килгән фотосурәтне карыйм дип 100 мең сум акчасын югалткан. Ул, аның явыз ният белән эш итүчеләр юллаган зыянлы файл икәнен аңламый кала.

41 яшьлек ир затына мессенджерда танышыннан «Сәлам! Фотосурәттә син түгелме ул?» дип язылган хәбәр килә. Юлланылган сылтамага басып, ир-ат фотосурәтне ачып карамакчы була, тик файл ачылмый.

Бер тәүлектән соң әлеге Казан кешесенә аның хисап счетыннан акча алынуы турында хәбәр килә. Тикшерә башлагач, каракларның ир затының мобиль телефонындагы программалар белән читтән торып эшли алулары ачыклана. Форсаттан файдаланып, караклар ирнең банк кушымталары аша 100 меңгә якын акчасын тоталар: товар сатып алалар, хезмәтләргә түлиләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте халыкны мобиль кушымталар аша юлланган фотосурәтләр «APK» форматында була алмый дип кисәтә. Мондый форматның башка җайланмага зыян китерә торган кушымта йөкләтү өчен кулланылуын хәбәр итә алар.

Элегрәк Казанда яшәүче ханымның бушлай игъланнар сайтында токымлы эт сатып алам дип 30 меңгә якын акчасыннан мәхрүм калуы хакында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар