Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2020, 18:33

Казан Май чабу бәйрәме Аккош күле урман-паркында 25 мең кунакны үзенә җыйды

Бәйрәмдә шәһәр халкы 235 коймак пешерде.


(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Бүген Казанда Аккош күле урман-паркында Май чабуны бәйрәм иттеләр. Халык күңел ачуларына 25 мең кеше килде. Бәйрәмгә килгән казанлылар конкурсларда һәм халык уеннарында катнаштылар, коймак белән сыландылар һәм иҗат коллективларының чыгышларын тыңладылар, ә чараның хедлайнеры Россиянең танылган җырчысы Виктория Дайнеко булды.

Бәйрәм мәйданчыгында фуд-корт эшләде, активлык зоналары оештырылды, анда казанлылар итек ыргыта, коймак белән йөгерә, капчык киеп йөгерә, киез итекләр киеп хоккей уйный, мастер-классларда катнаша алдылар. Быелгы Май чабу бәйрәменең үзенчәлеге - һәркем мөстәкыйль рщвештщ коймак пешерә ала торган мәйданчык. Кунаклар барлыгы 235 коймак пешерделәр.

Бәйрәмдә шулай ук «Весна красна» бәйгесендә катнашкан шәһәрлеләр үз костюмнарын күрсәтте. Моннан тыш, коймаклар белән иң яхшы фотосурәткә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Бәйрәмнең кульминациясе, гадәттәгечә, Май чабу карачкысын яндыру булды.

Исегезгә төшерәбез, Май чабу бәйрәме бүген шәһәр паркларында һәм Бауман урамында узды. Кичә, 29-нчы февраль көнне, Май чабу бәйрәме «Казан» гаилә үзәге янында узды.

Фоторепортаж
Аккош күле урман-паркында Май чабу бәйрәме узды, 1.03.2020
Барлык яңалыклар