Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.08.2020, 10:45

Казан актерларының Никита Михалков академиясендә бушлай белем алырга мөмкинлеге бар

31-нче августта кабул итү комиссиясе онлайн-кастинг үткәрәчәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Казан актерлары Никита Михалковның кинематография һәм театр сәнгате академиясендә бушлай белем алырга мөмкин. 31-нче августта кабул итү комиссиясе онлайн-кастинг үткәрәчәк.

Сайлап алуда театр һәм кино өлкәсендәге 35 яшькә кадәрге белгечләр, шулай ук иҗади югары уку йортларының соңгы курслары студентлары катнаша ала. Югары яки урта һөнәри белем (яки иҗади югары уку йортының соңгы курсында укыту), театр һәм кино өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе абитуриентларга мәҗбүри таләпләр булып тора.

Онлайн-кастинг 31-нче августта 12.00 сәгатьтә ZОOM интернет-платформасында оештырылачак. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк. Килүчеләргә сайлап алу барышында прозаик өзек, мәсәл, шигырь укырга һәм вокаль мәгълүматлар яки башка һөнәри осталык күрсәтергә тәкъдим ителә.

Кабул итү сайлау комиссиясе составына театр һәм кино актеры, РФ халык артисты Виктор Вержбицкий һәм Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының сәхнә сөйләме кафедрасы доценты, академиянең иҗат процессын үстерү һәм оештыру буенча проректоры Алексей Литвинов керә.

Тәкъдим ителгән абитуриентларны сентябрь аенда Мәскәүгә йомгаклауга – финал сайлап алуларына чакырачаклар. Сайлап алу кастингында катнашучыларның барысы да академиянең иҗади белгечләре базасына кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар