В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый режим респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны кискен артуга бәйле
Марат Мөгыйнов фотосы
Бу ял көннәрендә, 27 һәм 28 декабрьдә, Казанның участок поликлиникалары кискен респиратор вирус инфекцияләре билгеләре булган һәм югары температуралы авыруларны карау өчен өйгә табиб чакыру вакытын 19:00 сәгатькә кадәр озайтачак. Әлеге күренеш респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны кискен артуга бәйле.
Шәһәр халкына җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кияргә, шулай ук профилактика чараларын үтәргә, кискен респиратор вирус инфекцияләре билгеләре ачыкланганда өйдә калырга, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә һәм табиб чакыртырга киңәш итәләр.
Алдарак Казанда гриппка каршы күмәк иммунитетка ирешү өчен әлеге эпидемия сезонында 704 меңнән артык шәһәр халкына вакцина ясалуы турында хәбәр ителгән иде.