В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр хакимияте хокук бозып калдырылган һәм юлларны җыештыру эшенә комачаулый торган транспорт чарасын эвакуацияли
Денис Гордийко фотосы
Казанда Яңа ел каникулларында җиңел автомобильләр белән беррәттән, юл кырыенда кагыйдә бозып калдырылган һәм кар чистарту эшенә комачаулый торган йөк автомобильләрен дә беренче тапкыр эвакуацияләгәннәр. Кар чистарту техникасы, юл кырыенда калдырылган транспорт чарасы кырыйда торганлыктан, кырый полосаларны тулысынча чистарта алмый, бу исә юлда йөрү шартларын начарайта һәм хәрәкәттә катнашучылар өчен өстәмә куркыныч тудыра. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сүзләренчә, бу тәҗрибә дәвам итәчәк.
«Бу елны ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә эшләдек. Машина хуҗаларын ачыкладык, транспорт чарасын күчереп куюларын сорадык. Җавап булмаган очракта автомобильләр эвакуацияләнде – җиңел машиналар белән бергә, йөк машиналары да махсус стоянкага озатылды. Әлеге тәҗрибәне без дәвам итәчәкбез», - дип белдерде Рөстәм Гафаров.
Казанның кайбер зур урамнарында ЮХИДИ белән бергә хокук бозып калдырылган автомобильләрне эвакуацияләү буенча рейдлар уздырылган. Аерым алганда, Волгоград, Гаврилов һәм Чуйков урамнары тикшерелгән. Әлеге гамәл нәтиҗәсендә юллар тулысынча кардан һәм боздан чистартылган.
Машина йөртүчеләрдән «Казан паркингы» порталында һәм пуш-хәбәрнамәләр аша парковка урыннарын җыештыру турындагы мәгълүматны алдан күзәтеп торырга, шулай ук автомобильләрне махсус техника эшенә комачаулый торган урыннарда калдырмауларын сорыйлар.
Юл буенда тыелган урыннарда калдырылган йөк автомобильләре аерым кыенлыклар тудыра. Зур йөк машинасы кузгалып киткәч, аның урынында җыештырылмаган кар кала, ул хәрәкәткә комачаулый һәм кабат чистарту өчен өстәмә ресурслар таләп итә. Моннан тыш, ташландык йөк автомобильләре еш кына җәмәгать транспорты хәрәкәтен кыенлаштыра һәм авария очраклары китереп чыгара.
Парковка өчен тыелган урыннарда калдырылган автомобильләрне эвакуацияләү буенча беренче рейд бу елның 3 гыйнварда уздырылган. Мисалга, иртәнге якта Рихард Зорге урамындагы машина юлында калдырылган «КамАЗ» йөк автомобиле эвакуацияләнгән. Тент белән капланган озын «Газель» машинасын Нокса боҗрасы буларак билге Нокса авышлыгыннан махсус стоянкага озатылган.