Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2025, 09:29

Казанның инклюзив «Тылсым» проекты халыкара #БезБергә премиясе финалына үтте

Үзәк өчен тавышны 7 ноябрьгә кадәр бирергә була

«Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасының проекты саналучы «Тылсым» балалар инклюзив үзәге «Мәрхәмәт коды» номинациясендә #МыВместе (#БезБергә) халыкара премиясе финалына үтте. Конкурска дөньяның 147 иленнән 50 меңнән артык гариза килгән – 128 социаль проект финалга үткән. «Мәрхәмәт коды» номинациясендә Казан проекты беренче унлыкта алтынчы урында.

«Тылсым» үзәге сәламәтлекләрендә төрле үзенчәлекләр булган балаларның һәм яшүсмерләрнең үсешен, бертигез дәрәҗәдә белем алуын тәэмин итү максатыннан булдырылган. Һәм биредә сәламәтлек үзенчәлекләренең нинди булуына карамастан, һәр балага да уңай шартлар тудырырга тырышалар.

Әлеге киңлектә балалар социаль тирәлеккә җайлашырга, тугыз яшьтән көнкүреш күнекмәләренә һәм мондый төр фатирларда мөстәкыйль яшәргә өйрәнәләр. Бүгенге көндә үзәккә даими рәвештә сәламәтлекләре чикле 134 бала йөри, дәресләргә исә ай саен 300 гә якын бала килә.

Үз тавышын биреп, проектны үстерүгә һәр кеше ярдәм итә ала. Моның өчен Max мессенджерына әлеге сылтама аша керергә һәм «Игелекле Казан»ны сайларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, укыту-күнекмәләргә өйрәтү фатиры буларак билгеле «Тылсым» инклюзия үзәге узган ел Ипподром урамындагы 18 йортта ачылды. Сәламәтлекләрендә төрле үзенчәлекләр булган балаларның һәм яшүсмерләрнең ихтыяҗын исәпкә алып, биредә адаптив физкультура, үз-үзеңне саклау һәм сенсор-мотор коррекциясе дәресләре өчен спорт залы, шулай ук нейроиҗат, рәсем ясау, ябыштыру һәм декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнү өчен остаханәләр булдырылган.

Барлык яңалыклар