В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучыларга илебезнең һәм чит илнең танылган фильмнарыннан саундтреклар тәкъдим ителәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Беренче бүлектә «Мой ласковый и нежный зверь», «Берегись автомобиля», «Я шагаю по Москве», «Карнавальная ночь» кебек совет һәм Россия фильмнарыннан таныш көйләрне ишетергә мөмкин булачак. Концертның икенче бүлеге чит ил саундтрекларына багышланачак – «История любви», «Завтрак у Тиффани», «Профессионал», «Пираты Карибского моря» һ.б. фильмнардан музыка яңгыраячак.
Концерт 18:30 да башлана, дип хәбәр итә La Primavera оркестрының матбугат хезмәте.