В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елны математика, физика һәм информатика буенча халыкара ярышларда 16 илдән 612 укучы катнашкан
Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе фотосы
Казанның 2 нче лицей-интернаты укучысы Сергей Назыров Алма-Ата шәһәрендә узган математика, физика һәм информатика буенча 22 нче Халыкара Жаутыков олимпиадасында (IZhO-2026) алтын медаль яулаган. Бу елгы дәрәҗәле интеллектуаль ярышларда 16 илдән 612 мәктәп укучысы катнашкан.
Биш көн дәвам иткән олимпиада ике турдан торган. Биремнәр халыкара жюри тарафыннан әзерләнгән һәм махсус сыйныф программаларының катлаулылык дәрәҗәсенә туры килгән, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга дипломнар, шулай ук алтын, көмеш һәм бронза медальләр тапшырылган.
Алдарак Казанда «Зилант» XXVI экология форумына теркәлү эше башлануы турында хәбәр ителгән иде. Чара Татарстанның барлык 8–11 сыйныф укучыларын берләштерәчәк.