Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Ярышларның финалы Мәскәүдә узды, җиңү өчен 16 лауреат учреждение көч сынашты.
Фото: Мәгариф идарәсе
Казанның 182 нче номерлы лицее «Уңышлы мәктәп» VI Бөтенроссия конкурсында призер булды

Фото: Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). Казанның Киров районындагы 182 нче номерлы лицей «Уңышлы мәктәп» VI бөтенроссия конкурсында призер булды. Ярышларга нәтиҗә Мәскәүдә ясалды, финалда җиңү өчен 16 лауреат учреждение көч сынашты.

Йомгаклау этабында конкурста катнашучылар үзләренең белем бирү методикалары турында сөйләделәр, командаларда эшләделәр һәм коллегалары тәҗрибәсен өйрәнделәр, шулай ук киләчәк мәктәбе модельләре турында фикер алыштылар һәм төзеделәр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан лицее өченче урынны алды һәм яңа белем бирү проектын гамәлгә ашыру өчен 500 мең сумга кадәр грант алды.

Быел конкурста Россиянең 40 төбәгеннән 425 мәктәп катнашты, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.

2022-10-31T16:21:27+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.