В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вебинар кризис чорында җирле һәм төбәк хакимиятләренең тотрыклы азык-төлек системаларын тәэмин итү тәҗрибәсен күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Коронавирус пандемиясе шартларында азык-төлек системасы эшенең Казан тәҗрибәсен «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы вебинарында тәкъдим иттеләр. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина «Коронавируска - җавап чаралары» онлайн-очрашуы кысаларында тематик сессиядә чыгыш ясады.
Вебинар кризис чорында җирле һәм төбәк хакимиятләренең тотрыклы азык-төлек системаларын тәэмин итү тәҗрибәсен күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. Бу катнашучыларга инструментлар һәм коллегалары тәҗрибәсен кулланырга һәм аларны үз территорияләрендә файдаланырга ярдәм итәчәк.
Рима Мөхәммәтшина сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм блокпостларда туклануның ничек оештырылуы, шулай ук ташламалы категориядәге мәктәп укучыларына азык-төлек җыелмалары бирү турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы - муниципалитетларның, мегаполисларның һәм төбәкләрнең, шулай ук аларның берләшмәләренең глобаль челтәре. Ул 2004 елда глобаль карарлар кабул итү процессында җирле һәм төбәк хакимиятләренең ролен ныгыту өчен булдырылган.