Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2020, 11:20

Казанның «Зенит» командасы үз кырында елның соңгы матчын уздырачак

Команда Новосибирскның «Локомотив»ына каршы уйнаячак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Бүген Казанда «Зенит» волейбол клубы өчен бу елның соңгы матчы узачак. Команда «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Новосибирскның «Локомотив»ына каршы уйнаячак. Очрашу 19.00 сәгатькә планлаштырылган.

«Суперлига Париматч» Россия чемпионатында Казан «Зенит»ы хәзерге вакытта авангардта бара. 14 уеннан волейболчылар бары тик икесендә генә җиңелделәр һәм 34 очко тупладылар. «Локомотив» турнир таблицасында алтынчы урында гына урнашты. Команданың арсеналында 21 очко һәм 11 уенда 7 җиңү бар, дип хәбәр ителә «Зенит-Казан» ВК сайтында.

Барлык яңалыклар