В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Татар халык биюе» мастер-классын «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова үткәрә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Бүген Казанның Горький паркында яшел мәйданчыкта «Татар халык биюе» халык биюе буенча мастер-класс узачак. Дәресне «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова һәм ансамбль артистлары үткәрәчәк.
Дәресләрдә теләгән һәркем традицион татар биюе хәрәкәтләрен үзләштерә алачак. Катнашу өчен уңайлы киемнән һәм аяк киеменнән килергә кирәк, дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Чара »Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында уздырыла.
Мастер-класс 19:00 сәгатьтә башлана.