В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фигуралы шуу йолдызлары катнашачак боз тамашасы чараның кульминациясе булачак
Денис Гордийко фотосы
15:00 сәгатьтә шугалакта фигуралы шуу буенча ачык остаханә оештырыла. Аны Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух үткәрә. Катнашучылар җылыну күнегүләрен ясап, төп элементларны өйрәнә һәм танылган фигурист белән бергә шуа ала.
Кичке сәгать 19:00 дә башланачак боз тамашасы көннең кульминациясе булачак. Бозга фигуралы шуу йолдызлары Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, Албена Денкова һәм Максим Ставиский, Артем Ковалев, Ксения Синицына, Матвей Ветлугин, Мария Голубева һәм Алексей Усков, Андрей Ежлов һәм Софья Шевченко, шулай ук Казанның фигуралы шуу осталары чыгачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Тамашачылар чараны бушлай карый ала.