Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2026, 14:06

Казанлыларны «Черек күл» паркына Winter Fest фестиваленә чакыралар

Фигуралы шуу йолдызлары катнашачак боз тамашасы чараның кульминациясе булачак

Денис Гордийко фотосы

«Черек күл» паркында Илья Авербух тарафыннан оештырыла торган Winter Fest кышкы фестивале башланып китте. Бүген, җомга көнне, 16 гыйнварда, төп шәһәр шугалагында кунаклар өчен остаханәләр һәм бозда фигуралы шуу буенча Россия йолдызлары катнашында бай бәйрәм программасы әзерләнә.

15:00 сәгатьтә шугалакта фигуралы шуу буенча ачык остаханә оештырыла. Аны Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух үткәрә. Катнашучылар җылыну күнегүләрен ясап, төп элементларны өйрәнә һәм танылган фигурист белән бергә шуа ала.

Кичке сәгать 19:00 дә башланачак боз тамашасы көннең кульминациясе булачак. Бозга фигуралы шуу йолдызлары Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, Албена Денкова һәм Максим Ставиский, Артем Ковалев, Ксения Синицына, Матвей Ветлугин, Мария Голубева һәм Алексей Усков, Андрей Ежлов һәм Софья Шевченко, шулай ук Казанның фигуралы шуу осталары чыгачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Тамашачылар чараны бушлай карый ала.

Барлык яңалыклар