В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада шәһәр халкын театральләштерелгән тамаша барышында Кыш бабай белән Кар кызы котлаячак
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 17 декабрьдә, «Салават күпере» торак комплексында Тансык урамы, 13а йорты ишегалдында чыршы шәһәрчеге ачыла.
Бәйрәм кичендә шәһәр халкын театральләштерелгән тамаша барышында Кыш бабай белән Кар кызы котлаячак.
Яңа ел уңаеннан үткәрелә торган чара 17:00 сәгатьтә башлана.
Бу елны Казанның барлык районнарында 30 дан артык чыршы шәһәрчеге эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Анда казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның, чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.