В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шугалакка бу якшәмбедә килергә була – шәһәр халкы һәм кунаклар өчен күңел ачу программасы һәм түләүсез кайнар эчемлекләр әзерләнә
Денис Гордийко фотосы
«Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагы 28 декабрьдә ачыла. Бу көнне башкала халкы бергәләп шуа алачак. Боз мәйданчыгы ачылу белән бергә, биредә тимераякларны прокатка бирү пункты да эшли башлаячак.
Шугалакны ачу уңаеннан паркта «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәмендә «ПОВ» яшүсмерләр медиасы оештырган «БиЮ» проектының беренче кышкы кичәсе узачак. Кунаклар өчен Scratch DJ School да белем алган яшүсмер-диджейлар – Meraki һәм Profsoyuz. катнашында күңел ачу программасы оештырылачак. Шулай ук интерактив мәйданчыклар һәм бушлай кайнар эчемлекләр бирү станциясе эшләячәк.
Үз тимераяклары белән килүчеләр шугалакка бушлай керә алачак. Прокат пунктында тимераяк, шуарга өйрәнүчеләргә ярдәмче җайланманы алырга, шулай ук саклау камерасыннан файдаланырга була. Актив чараларда катнашу һәм олыларга каралган тимераякларны прокатка алганда ташламага ия булу алу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Шугалакның эш режимы:
29–30 декабрь
12:00–22:00 (техник тәнәфес: 17:00–18:30)
31 декабрь
10:00–03:00 (техник тәнәфес: 16:00–18:00)
1 гыйнвар
12:00–23:00 (техник тәнәфес: 17:00–18:30)
2-11 гыйнвар
09:00–23:00 (техник тәнәфес: 14:30–16:00)
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.