В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм чарасы 29 декабрьдә Горький исемендәге паркта узачак
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 29 декабрь көнне Казанның Горький исемендәге паркында Кыш Бабай резиденциясе ачыла. Чара кунаклары өчен бай эчтәлекле күңелле программа әзерләнә.
Теләге булган һәр кеше остаханәләрдә һәм кышкы гаилә уеннарында, шулай ук Яңа ел ярминкәсендә катнаша ала. Резиденциядә Кыш бабай белән истәлекле фотога төшәргә һәм аңа Яңа ел теләкләрен әйтергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы 16:30 сәгатьтә башлана.
Резиденцияне «Хезмәт резервлары» мәйданчыгы янында табарга була.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.