В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28 августта Казан ратушасында ачылыш тантанасы булачак
Иртәгә, 28 августта, Казан ратушасында Татарстан башкаласының 1020 еллыгына багышланган «Искиткеч урын... дөньяда бу Казан шәһәре!» күргәзмәсен ачу тантанасы узачак.
Казанлылар күргәзмәдә заман элемтәсен һәм халыкның археология, нумизматика, документлар һәм гамәли сәнгать шедеврлары аша зурлыгын тоя алачак, дип хәбәр итә мәдәният идарәсенең матбугат хезмәте.
Экспозициядә уникаль артефактлар күрсәтеләчәк: Кабан күленнән табып алынган казаннан алып Казан ханнарының тәхетен реконструкцияләүгә кадәр, патшабикә Сөембикәнең улы белән рәсеме, шулай ук 130 дан артык тарихи экспонат һәм бөек татар рәссамнары картиналары.
Теләүчеләрнең барысын да 15:00 кә чакыралар, керү ирекле.