В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
3 февраль көнне Казанның «Сандугач» яшүсмерләр клубында вокал остаханәсе уздырыла. Аны «Яңарыш» проекты кысаларында оештыралар.
Дәресне Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле солисты Кадрия Исламова үткәрә. Катнашучылар үз тавышларының мөмкинлекләрен үстерә, вокал сәнгатенең төрле аспектлары белән таныша алачак, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.
Остаханәдә катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Чара Гагарин урамы, 77б адресы буенча уздырыла һәм 15:30 сәгатьтә башлана.
Алдарак якшәмбе көнне, 25 гыйнварда, «Крылья Советов» паркында бишенче кышкы орнитологик экскурсия уздырылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Очрашуда катнашучылар иҗтимагый киңлекләрдә йөреп, Авиатөзелеш районында яшәүче канатлы дусларыбыз белән танышачак.