В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 9-нчы апрельдә эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 9-нчы апрельдә Татарстанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
Халыкны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фонды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре консультацияләячәк. Белгечләр гражданнарга бәхәсле хәлләрне ачыкларга ярдәм итәчәк һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Кайнар линия 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(843)236-00-71. Сорауларны шулай ук +7(939)345-37-50 номеры буенча WhatsAppка җибәрергә мөмкин.