Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2020, 10:34

Казанлылар пенсия алды хезмәткәре статусын онлайн раслый ала

Пенсия алды яшендәге гражданнарга закон нигезендә кайбер ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары билгеләнде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). Казанлылар пенсия алды хезмәткәре статусын онлайн раслый ала - Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша.

Исегезгә төшерәбез, пенсия алды яшендәге гражданнарга закон нигезендә кайбер ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары билгеләнгән - салым ташламалары, еллык диспансеризациягә бәйле ташламалар, шулай ук хезмәт белән тәэмин ителүгә өстәмә гарантияләр. Аларны алуга пенсия алды хезмәткәре статусын белешмә белән раслаган гражданнар исәп тота ала.

Гражданның пенсия алды хезмәткәре булу-булмавы турындагы мәгълүматларны алуның иң гади ысулы - аларны Россия Пенсия фонды сайты аша соратып алу. Моның өчен дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталында серсүз һәм хисап язмасы ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, «Пенсия» бүлегендә «Гражданинны пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертү турындагы белешмәгә заказ бирергә» кушымтасын сайларга кирәк. Шуннан соң мәгълүматлар бирелә торган органны - Россиянең Федераль салым хезмәте, халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә РФ дәүләт хакимияте органы, эш бирүче - күрсәтергә кирәк. Теләк булганда, формалашкан белешмәне электрон почтага алырга, саклап калырга, бастырып чыгарырга, шулай ук «Мөрәҗәгатьләр тарихы» бүлегендә карарга мөмкин.

Белешмәне шулай ук КФҮ яки Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, шәхсән алырга мөмкин. Россия Пенсия фондында гражданнарны кабул итү, эпидемиологик вәзгыятьнең начар булуы сәбәпле, +7(800)600-03-57 контакт-үзәк номеры аша яисә Пенсия фонды сайтында алдан язылу буенча гамәлгә ашырыла.

1964-1966 елгы хатын-кызлар һәм 1959-1961 елгы ир-атлар 2019 елдан пенсия алды хезмәткәрләре булып санала һәм алар өчен каралган тиешле ташламалардан файдалана ала.

1968 елгы һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар өчен, 1963 елгы һәм аннан яшьрәк ир-атлар өчен пенсия алды яше 55 һәм 60 яшьтә, ягъни 2023 елда җитәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.

Күпчелек очракта пенсия алды яше, аны арттыруны исәпкә алып, пенсия яшенә 5 ел кала җитә. Әгәр дә булачак пенсионер вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия ташламачылар категориясенә керә икән, пенсия алды яшенә җитү һәм мондый очракларда ташламаларга ия булу хокукы пенсия билгеләү өчен күрсәтелгән нигезләр барлыкка килгәнче 5 ел алдан барлыкка киләчәк.

Пенсия фонды пенсия алды хезмәткәре статусын гына раслый, дип билгеләп үтәргә кирәк. Ә ташламалар алу өчен профильле ведомствога - социаль яклау органнарына, эш бирүчегә, мәшгульлек үзәкләренә, салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Барлык яңалыклар