В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кан бирергә теләге булган затларны 8:00–12:00 вакыт аралыгында Республика кан үзәгендә кабул итәчәкләр
Денис Гордийко фотосы
Киләсе дүшәмбе, 29 декабрьдә, Республика кан үзәгендә Яңа ел уңаеннан донорлык акциясе уздырыла. Чарада 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм кан бирүгә каршы күрсәтмәләре булмаган балигъ яшьтәге кешеләр катнаша ала. Үзең белән паспорт һәм шәхси счетның иминият номеры булуы мөһим.
Кан бирергә теләге булган затларны бу көнне 8:00–12:00 вакыт аралыгында Җиңү проспекты, 85 йорт адресы буенча кабул итәчәкләр. Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Акция кысаларында кан бирүчеләр өчен бәйрәм мохите булдырачаклар һәм оештыручылар сувенирлар бүләк итәчәк.
Мәйданчыкта теләге булганнар сөяк мие донорлары регистрына теркәлә ала – бу хакта регистратурада хәбәр итәргә кирәк, ди «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.
Кан тапшыруга рөхсәт бирелә торган критерийларның тулы исемлеге һәм донорлыкка каршы күрсәтмәләр белән сылтама буенча танышырга була.
Чара «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы «Волонтер-медиклар» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды белән бергә оештырыла.