В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12-нче октябрьдә Казан федераль университетында өченче тапкыр «Ачык лаборатория» узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). 12-нче октябрьдә Казан федераль университетында өченче тапкыр «Ачык лаборатория» узачак. Mendeleev Lab исеме астындагы Бөтенроссия фәнни-популяр акция Дмитрий Менделеев ачкан химик элементлар периодик системасының 150 еллыгына багышлана.
Акция 30 минутлык тест форматында узачак. КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты укытучылары Эдуард Гыйләҗетдинов һәм Гөлнар Мельникова алып баручылар булачак. «Лаборатория»не бер үк вакытта Россиянең 50-дән артык шәһәрендә язачаклар, ә катнашучыларның гомуми саны миллион кешегә җитәргә тиеш, дип хәбәр иттеләр Казан федераль университетында.
Бу юлы акциядә өлкәннәр генә түгел, ә 6 яшьтән алып балалар да катнаша алачак. Алар өчен катлаулы булмаган сораулар белән махсус тест әзерләнгән. Шуннан соң «LEGO-невидимка» лекциясен балалар өчен химия фәннәре кандидаты, КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының органик химия кафедрасы доценты Людмила Якимова укыячак. Ул нанодөнья турында сөйләячәк, гадәти тормыштагы уенчыклар һәм җайланмаларны чагыштырачак.
Балалар өчен лекторий 108-нче аудиториядә узачак. Ә өлкәннәр өчен (109-нчы аудитория) «Һөнәр – химик» темасына лекцияне «Л.Я.Карпов исемендәге химик завод» акционерлык җәмгыятенең инновацион продуктлар әзерләү бүлеге инженеры, КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтын тәмамлаган Алсу Сәгыйтова укыячак.
Mendeleev Lab КФУның Кремль ур., 35 адресы буенча урнашкан икенче уку корпусында узачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Акция «Мәгърифәтчелек проектлары лабораториясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә үткәрелә.