В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уку 2020 елның өченче кварталында 26 юнәлеш буенча узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Казанда эшсез гражданнар өчен өстәмә һөнәри белем алу буенча бушлай курслар үткәрелә.
Уку 2020 елның өченче кварталында 26 юнәлеш буенча узачак (риелтор эшчәнлеге, кадрлар эше, ландшафт дизайны, флористика һәм башкалар). Уку чорында фактта булу көннәре өчен стипендия түләнә.
Йомгаклау аттестациясе нигезендә белем бирү учреждениесе алынган һөнәрне, квалификацияне раслаучы билгеләнгән үрнәктәге документны тапшыра.
Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге сайтында белгечлекләр һәм укыту сроклары турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.