В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Азык-төлек җыелмалары күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, хәрбиләрнең якыннарына, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә тапшырылачак
Фото: Татарстан митрополиясе
Хәйриячеләр озак саклана торган продуктлар: макарон, консерва, үсемлек мае, чәй, каһвә, конфет, печенье һәм башка товарлар сатып алганнар.
Акцияләр республиканың берничә шәһәрендә һәм авылында узган. Волонтерлар тарафыннан барлыгы 3,1 мең килограммнан артык азык-төлек җыелды, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе.
«Игелек кәрзине» чарасы даими үткәрелә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала. Өстәмә сорауларны +7(996)900-50-30 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Акция «Милосердие – Казань» ярдәм хезмәте һәм «Банк еды «Русь» хәйрия фонды тарафыннан оештырыла.