В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Курслар тәмамланганнан соң, барлык тыңлаучыларга дәүләт үрнәгендә квалификацияне күтәрү турында таныклыклар бирелә

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы базасында пенсия алды яшендәге гражданнарны цифрлы компетенцияләргә өйрәтү дәвам итә. Бушлай курсларны 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үтә ала.
Укыту «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Агымдагы ел башыннан белем бирү программасын 161 кеше узды инде, агымдагы ел ахырына кадәр 300 татарстанлы яңа компетенцияләргә өйрәнәчәк.
Укулар WorldSkills сертификацияләнгән экспертлары тарафыннан алып барыла. Тыңлаучылар арасында иң популяр юнәлешләр булып «Мобиль робототехника», «Видеоҗитештерү», «Веб-дизайн һәм эшкәртү», «Графика дизайны» һәм «Бизнес өчен программа чишелешләре» юнәлешләре тора.
Уку республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә хезмәт эшчәнлеген элеккеге эш урынында да, яңа эш урынында да дәвам итәргә, заманча җиһазлар, технологияләр, программа чаралары белән нәтиҗәле эшләргә, шулай ук булган һөнәрләре нигезендә, белем дәрәҗәсен үзгәртмичә, квалификация разряды, класс, категория алырга ярдәм итәчәк. Уку тәмамланганнан соң барлык тыңлаучыларга дәүләт үрнәгендә квалификацияне күтәрү турында таныклыклар бирелә.
Укуга язылу сайтта алып барыла. Консультацияне +7(843)203-55-55 телефоны аша алырга мөмкин.
Узган елда ИТ-технологияләр өлкәсендә республиканың 353 кешесе яңа белем һәм күнекмәләргә ия булды, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәте.