Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2025, 11:50

Кинолар, этно-лекцияләр һәм музыкаль экскурсия: Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мәдәни бердәмлек төне» уза

Чара бушлай оештырыла

Татарстан Республикасы Милли музее 3 ноябрьдә шәһәр халкына «Мәдәни бердәмлек төне»нең бай программасын тәкъдим итә. Бу көнне музейда бик күп мәдәни чаралар көтелә, алар барысы да бушлай булачак.

Татарстан Милли музееның конференцияләр залында 11:00 сәгатьтә күренекле татар галиме, язучы һәм этнограф Каюм Насыйрига багышланган «Дөньяларны тоташтыручы» фильмы күрсәтеләчәк. Чара кунакларын 12:30 сәгатьтә, музей экспозицияләре мисалында, Совет чоры һәм советтан соңгы чорның субкультуралары, формаль булмаган бергәлекләре белән таныштырачаклар. 14:00 сәгатьтә музейга килүчеләр өчен «Теге дөнья»да борынгы мисырлыларның хезмәтчеләре» темасына лекция үткәрү күздә тотыла, аннары тавышны яхшырту технологияләре турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, килүчеләр өчен «Музей буримесы. Арес Клиода кунакта» дип аталган әдәби уен оештырылачак. Программа кысаларында шулай ук музыкаль экскурсия үткәрү күздә тотыла. Бу шәһәр халкы өчен үзенчәлекле экспонатлар белән танышу мөмкинлеге булачак, ди оештыручылар. Экскурсиядә борынгы бәрмә уен кораллары һәм аларның хәзерге вакыттагы төрләре күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли музееның матбугат хезмәте.

15:00–17:00 вакыт аралыгында «Мәдәни бердәмлек төне»ндә ханга һәм башка этник авазлар яңгыраячак, 20:00 сәгатьтә исә махсус программа белән халык мирасына яңа сулыш бирүче «РИВАЯТЬ» төрки-татар этно-төркеме чыгыш ясаячак. 21:00 сәгатьтә баянчы Булат Хисмәтов башкаруында халык көйләре яңгыраячак. Диджей Shamil OM ның винил пластинкаларны кулланып яңгыратачак көйләрен ишетергә теләүчеләрне 21:30 сәгатьтә көтеп калалар.

Чараларның тулы исемлеге белән сылтама аша танышырга була.

«Мәдәни бердәмлек төне» бушлай оештырыла, чарага килергә теләүчеләрне 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр (вакыт буенча үзгәрешләр булырга мөмкин) көтәләр.

Барлык яңалыклар