Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2019, 15:24

Башкарма комитет Аппараты командасы мини-футбол буенча финал матчында җиңү яулады

Быел турнирда 10 команда катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанның Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында Башкарма комитетның җитәкчеләре һәм структур бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган мини-футбол буенча турнирда җиңүче команданы билгеләделәр. Ярышлар «Спортлы Казан» спартакиадасы кысаларында узды. Быел турнирда 10 команда катнашты.

Турнирның финал уены нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Беренче урынны Башкарма комитет Аппараты командасы яулады. Икенче урын һәм көмеш медальләр «Финансист» командасына эләкте, өченче урынга Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе командасы чыкты.

Турнирның алдынгы уенчылары өчен өстәмә номинацияләр буенча бүләкләү үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин иң яхшы бомбардир, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе командасыннан Максим Пантелеев иң яхшы капкачы булды. Иң яхшы сакчы исеме - «Финансист» командасыннан Илһам Ихсановка, ә иң яхшы һөҗүмче исеме Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе командасыннан Рамил Гайнуллинга бирелде.

Исегезгә төшерәбез, «Спортлы Казан» спартакиадасы спортның сигез төре буенча үткәрелә: волейбол, йөзү, җиңел атлетика, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат, чаңгы. Ярышлар өч этапта үткәрелә: беренчесендә предприятиеләр эчендәге иң яхшы командалар билгеләнә, икенчесендә – тармак турнирларында җиңүчеләр, өченчедә – Спартакиада чемпионы. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Спартакиадасында муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре арасында катнашачак.

Фоторепортаж
Мини-футбол буенча ярышлар, 12.10.2019
Барлык яңалыклар