В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Корбан чалу йоласын үткәрү өчен 17 урын билгеләнгән.
Фото: Денис Гордийко
2:35 тән 3:10 га кадәр Коръән укылачак, 3:10 нан 3:40 ка кадәр – бәйрәм вәгазе, 3:41 сәгатьтә – гает намазы. 3:45 сәгатьтә мәчетләрдә гарәп телендә вәгазь, Коръән укылачак һәм дога кылыначак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Бәйрәм вәгазен һәм гает намазын «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хузур ТВ» телеканалларында, ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында һәм «Хузур ТВ»ның YouTube-каналында карарга мөмкин булачак.
Казанда корбан чалу йоласы өч көн дәвамында – 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче июль көннәрендә моның өчен махсус билгеләнгән 17 урында узачак.
«Казан нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3);
«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66);
«Фатиха» мәчете (Кадыш бистәсе, Рихард Зорге ур., 4а).
Вахитов һәм Идел буе районнары
Мәрҗани мәчете (Каюм Насыйри ур., 17);
Апанай мәчете (Каюм Насыйри ур., 27);
«Тынычлык» мәчете (Мирный поселогы, Мелитополь ур., 15);
«Гадел» мәчете (Оренбург тракты, 193);
«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а);
«Корбан-бәйрәм» корбан чалу комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6).
Киров һәм Мәскәү районнары
«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б);
«Мәүлид» мәчете (Залесный поселогы, Селянская ур., 23);
«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный поселогы, Осиново тыкрыгы, 16а);
«Рәҗәп» мәчете (Энгельс ур., 20/39).
Совет районы
«Билал» мәчете (Вознесение поселогы, Иркен ур., 29);
«Куддус» мәчете (Карьер поселогы, Яснополянский тыкрыгы, 16);
«Иман нуры» мәчете (Нагорный поселогы, Дорожная ур., 32а);
«Бистә нуры Габделгалләм» мәчете (Пионер ур., 5).
Корбан гаетендә Казанда җәмәгать транспорты 1:30 сәгатьтән йөри башлаячак. Шәһәр халкын чаралар уздыру урыннарына кадәр 5, 22, 29, 33, 37, 47, 56, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар һәм 1 нче, 2 нче номерлы троллейбуслар йөртәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Транспорт комитетында.
Моннан тыш, 10 нчы июль көнне Казанның Горький исемендәге паркында традицион «Корбан-фест» гаилә фестивале узачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланачак.
Шулай ук Казанда Кол Шәриф мәчете 8 нче июльнең 16:00 сәгатеннән 9 нчы июльнең 9:00 сәгатенә кадәр ябык булачак.