Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2020, 15:41

«Россия чаңгы юллары», «Ачык лаборатория» һәм фигуралы шуу буенча мастер-класс: Казанда киләсе уикендны ничек үткәрергә була

KZN.RU порталы ял көннәрендә узачак чараларның традицион афишасын әзерләде.


(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). «Россия чаңгы юллары», «Ачык лаборатория» фәнни-популяр акциясе һәм фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс Казанда киләсе ял көннәрендә узачак. Чараларның тулы исемлеге белән KZN.RU порталының традицион атналык афишасында танышырга мөмкин.

Горький исемендәге паркта 5 чакрымга йөгерү (12+)

8-нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә

Parkrun Казан - йөгерергә яратучылар өчен һәр атна саен Горький исемендәге паркта уза торган спорт чарасы. 5 чакрымга йөгерештә, яшенә яки спорт әзерлеге дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә эләгү өчен parkrunда бер тапкыр теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә.

«Россия чаңгы юллары» массакүләм ярышлары (6+)

8-нче февраль 10.00 сәгатьтән

8-нче февральдә Казанда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак. Татарстан башкаласы халкына һәм кунакларына уңайлы булсын өчен быел «Россия чаңгы юллары» стартлары дүрт мәйданчыкта узачак: Горки-Әмәт урманында узыш 10.00 сәгатьтә башлана, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ермагында һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта – 11.00 сәгатьтә, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында 11.30 сәгатьтә узышның төп старты узачак. Быел «Россия чаңгы юллары»нда 21 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә.

Йөгерешләрдә, гадәттәгечә, шәһәр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән беррәттән, профессиональ спортчылар һәм спорт ветераннары да катнашачак. «Россия чаңгы юллары» программасында узышу төрле төркем катнашучылар өчен каралган. Спортчылар йөз метрлы дистанциядә ярыша алачак, җиңүчеләр махсус призлар алачак. «Финиш суперйөзлеге» ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Стартлардан тыш, «Россия чаңгы юллары»на килгән барлык кешеләр өчен дә зур мәдәни программа әзерләнәчәк: призлар уйнату, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка бик күп күңел ачу чаралары.

«Ачык лаборатория» фәнни-популяр акциясе (7+)

8-нче февраль 14.00 сәгатьтән

КФУ дөньяда иң масштаблы фәнни-популяр «Ачык лаборатория» акциясенә кушылачак. Акция 30 минутлык тест форматында узачак. Шулай ук Россия фәне көненә багышланган чаралар программасында - квестлар, экскурсияләр, күргәзмәләр һәм лекцияләр.

7 яшьтән узган балалар да, өлкәнрәкләр дә үз белемнәрен тикшерә ала. Чараның модераторлары - КФУның Физика институты һәм Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре. КФУда Фән көнендә университет укытучылары һәм чакырылган спикерлар фәнни-популяр лекцияләр укыячак: «Полиэтиленны кем ашаган?», «Фантастик мәхлуклар һәм алар кайда яши: паразитлар», «Лазер уйлап табуга 60 ел».

Шулай ук 8-нче февральдә КФУ музейларында «Балаларга университет музейлары» акциясе узачак. Акция кысаларында тематик экскурсияләр, уеннар, музей дәресләре, квестлар һәм мастер-класслар узачак. Аларга керү алдан язылу буенча ирекле: +7(960)031-01-30.

Фән көне КФУның икенче уку корпусының 108-нче аудиториясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Кремль ур., 35. Чаралар программасы белән сылтама буенча тулырак танышырга мөмкин.

Совет чорыннан соңгы тәңгәллек һәм гражданнар кыйммәтләрен өйрәнү турында ачык лекцияләр (16+)

8-нче февраль 19.00 сәгатьтән

Казанда «Шәһәр үзенчәлеге моделе. Дәвамчанлык. Тотрыклылык. Үсеш» бөтенроссия форумы старт алды. Чара Казанның тарихи үзәге концепциясен эшләү кысаларында үткәрелә һәм матди булмаган шәһәр мирасын, шәһәр тәңгәллеген, шәһәр үсешен саклау мәсьәләләренә багышлана.

8-нче февральдә «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә казанлылар ачык лекцияләр тыңлый алачак: урбанист, гамәли урбанистика үзәгенә нигез салучы Святослав Муруновның «Ишегалларын проектлаганда совет чорыннан соң барлыкка килгән тәңгәллек проблемалары» һәм архитектор, урбанист, совет чорыннан соң барлыкка килгән шәһәрләрнең шәһәр тирәлеген үстерү буенча консультанты Данияр Йосыповның «Шәһәрлеләрнең кыйммәтләрен карталау – веб-сервисны куллану тәҗрибәсе». Лекциягә теркәлү таләп ителми.

Фигуралы шуу буенча бушлай дәрес (6+)

9-нчы февраль көнне 10.00 сәгатьтә

«Черек күл» паркындагы шугалакта фигуралы шуу буенча бушлай дәрес узачак. Дәресләрдә төп элементларны – фонарьны яки дуга буенча хәрәкәтне, шулай ук катлаулырак хәрәкәтләрне, мәсәлән, карлыгачны яки төп әйләнешләрнең берсе – либеланы эшләргә өйрәнергә мөмкин булачак. Тимераякларны үзең белән алып килергә яки арендага алырга була.

Дәресне Красноярск шәһәрендә узган 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасының бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.

Барлык яңалыклар