В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчы «Россия-2» командасы составында чыгыш ясаган
«Идел» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең өстәл теннисы буенча олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы Мария Тайлакова Казахстан Республикасы Президентының Ачык Кубогында көмеш медаль яулаган. Ярышлар 25-29 октябрьдә Астанада узган.
Турнирда иң яхшы спортчы исеме өчен 14 ил осталары көч сынашкан. Алар арасында Көньяк Корея, Кытай, Венгрия спортчыларын атап үтәргә була. Казан теннисчысы «Россия-2» командасы составында чыгыш ясады, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Алдарак фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында «Стрела» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Динә Хөснетдинованың бронза медаль яулавы турында хәбәр ителгән иде. Ярышлар 24-27 октябрьдә Магнитогорскта узган.