Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2025, 17:16

Остаханәләр һәм үз-үзеңне саклау дәресе: Казанның берничә яшүсмерләр клубында төрле чаралар уздырыла

Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк

Атна дәвамында Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырыла. Яшь казанлылар бию баттлда һәм кисү, тегү буенча остаханәләрдә катнаша, интерьер картиналар ясарга өйрәнә, үз-үзеңне саклау күнекмәләрен үзләштерә, матрешканы бизәүдә катнаша, шулай ук иртәнге йога белән шөгыльләнә алачак.

Иртәгә, 28 октябрьдә «Алга» клубында 9:00 сәгатьтә (Мәүлетов урамы, 21) бию баттл була. Баттлда катнашу өчен +7(843)598-04-76 телефон номеры аша теркәлергә кирәк. Шул ук көнне 15:00 сәгатьтә шәһәр яшьләре «Родник» клубында (Завод урамы, 14) интерьер картиналар ясый алачак. Әлеге чарада катнашу өчен +7(927)435-11-70 телефон номерына шалтыратып, шулай ук теркәлергә кирәк.

Чәршәмбе көнне, 29 октябрьдә казанлыларны 10:30 сәгатьтә «Иволга» клубына (Зорге урамы, 72) гуашь ярдәмендә рәсем ясау остаханәсенә чакыралар. Чарада катнашу өчен +7(843)261-73-50 телефон номеры аша теркәлергә кирәк. «Җәлил» клубында (Хәйруллин урамы) бу көнне теләге булганнарны үз-үзеңне саклау күнекмәләренә өйрәтәчәкләр. Остаханә 16:30 сәгатьтә эшли башлый. +7(965)615-06-45 телефон номеры аша алдан теркәлү сорала.

Казан яшьләрен җомга көнне, 31 октябрьдә кабак кисәргә өйрәтәчәкләр. Дәрес «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) үткәрелә һәм 16:00 сәгатьтә башлана.

Шимбә көнне, 1 ноябрьдә 9:00 сәгатьтә йога белән шөгыльләнү өчен «Пазлы» клубына (Җиңү проспекты, 62 йорт, 2 корпус) килергә кирәк булачак. Казан яшьләрен 13:00 сәгатьтә «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) көтәләр. Биредә матрешканы бизәү дәресе уздырыла. Иҗади чарага +7(903)388-58-12 телефон номеры аша теркәлергә була.

«Алтын кул» клубында (Гарифьянов урамы, 34) 15:00 сәгатьтә түбәтәй тегү остаханәсе эшләячәк. Чарада катнашу өчен +7 (917)281-27-02 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлү мөһим. «Крылатый» клубы базасында (Побежимов урамы, 17) оештырылачак кисү һәм тегү остаханәсе көнне йомгаклау чарасы булачак. Чара 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Барлык яңалыклар